news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәт районы авылларында этләр азанга кушылып улый - видео

Азанга кушылган этләрне блогер Фәгыйлә Шакирова яздырып алган.

news_top
Әлмәт районы авылларында этләр азанга кушылып улый - видео

Фәгыйлә Шакированың YouTube каналында Әлмәт районының Түбән Абдул, Елховой авылларында яздырылган видеосы пәйда булды.

Видеодан күренгәнчә, авыл мәчетендә азан әйтелгәндә, этләр азанга кушылып улый башлый. Бу авыллар бер-берсе белән янәшә урнашкан, биредә биш мәчет бар. Азанга авылның бөтен этләре кушыла.

«Этләр биш вакыт намазны калдырмый», «Азан әйткәндә шайтаннар кача, аларны этләр күрә ахрысы», — дип сөйли авыл халкы.

Мәчет картлары аңлатканча, авылдагы «Тәүбә» мәчете гражданнар сугышына кадәр төзелгән. 1985 елда мәчетнең манарасы ауган. «Тып-тыныч көн иде, манараны кисмәделәр дә, ул үзе ауды», — дип искә ала авыл халкы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар