news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәт блогерлары авокадоны бәрәңге белән алыштырырга тәкъдим итә

Алар кыйммәтле продуктларның арзанлы аналоглары турында видео төшергән.

news_top
Әлмәт блогерлары авокадоны бәрәңге белән алыштырырга тәкъдим итә
Фото социаль челтәрдән

Әлмәт блогерлары Айназ һәм Айдар Габидуллиннар яңа образда һәм актуаль темаларга видеолар төшерә башлаган. Алар видеоларда Мансур һәм Эля буларак катнаша.

Мансур — авыл егете, яшүсмер вакытында «Иж-Юпитер» мотоциклын дүрт тапкыр сүтеп, өч тапкыр җыйган. Аның өчен иң тәмле әйбер балачактагы кебек яңа пешкән ипигә ягылган авыл каймагы һәм варенье.

Эляның чын исеме Әлфия, әмма ул үзенә Эля дип дәшүләрен тели. Ул укымышлы, гел ябыгу белән шөгыльләнә, блогерларның әллә ничә марафонын һәм тренингын узып 10 мең сум акча тоткан.

Чираттагы видеодада Эля «дөрес туклану» марафонына әзерләнә. Ул Мансурга авокадо, кысла, розмарин, спаржа, лайм, зәйтүн мае сатып алырга куша.

«Боларның бездә барысы да бар бит. Даруханәдә әйтмешли, арзанлы аналоглары бар. Авокадо — бәрәңге, лобстер — авыл итеннән ясалган фарш, тәмләткечләр — суган һәм сарымсак, әле шунда авыл каймагы да салсаң, ашап туймаслык була инде», — ди Мансур.

«Авыл бәрәңгесе белән каймагы булса, бик рәхәтләнеп дөрес туклану дип ашар идек әле», — дип комментарий калдырган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар