Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт блогерлары 23 февральгә бүләк бирүгә багышланган кызыклы видео төшергән

Айназ белән Айдар Габидуллиннар инстаграм сәхифәсендә кызыклы видеолар белән танылган.

news_top_970_100
Әлмәт блогерлары 23 февральгә бүләк бирүгә багышланган кызыклы видео төшергән
https://www.instagram.com/aidar_gabidullin/

Әлмәт блогерлары һәм мәҗлесләр алып баручы иҗади гаилә Айназ белән Айдар Габидуллиннар 23 февральгә багышланган видео төшергән.

Бу видеоны карап, 13 меңгә якын кеше рәхәтләнеп кәефен күтәргән. Видеода күренгәнчә, егет күрше кызларына сөткә керә, кулында өч литрлы банка.

Ул кызга «нежнейшая сметаночка, кәкре ботакка утырган сыерчыгым, моя госпожа», дип дәшә.

«Нигә кәефең юк икәнен беләм, синең башың каткан, миңа 23 февральгә нәрсә бүләк итәргә белмисең…

Миңа кружка бүләк итә аласың, анда матур күлмәктән синең фотоң булырга тиеш. Ә кайнар су салгач күлмәген юкка чыксын. Менә шуннан тәмләп чәй эчәр идем.

Алайса «гель для душа два в одном». Ул икебез бергә шуннан куллана алабыз дигән сүз.

Популяр бүләк — парфюм, тик гади исле булмасын. Яңа пешерелгән мәтрүшкә, яңа чапкан печән исе, шул печән өстендә мунча кереп чыккан Айназ исе дә булсын.

Эш кораллары җыелмасы. Үземнекеләрне төзелештә югалттым.

Спа салонга сертификат. Спа бит ул «почему син адетая» дигәнне аңлата», — дип егет бүләкләр исемлеген әйтеп чыга.

«Одетая була ул, а түгел», — ди кыз. Ә егет исә «адетая» гел үзенекен тукый.

«Менә акыртып та алдым. Үзе бүләк», — ди егет.

«Беренче күрәм банка капкачы банка эчендә», дип язган игътибар белән караучы.

«Күптәннән көтелгән видео белән сөендердегез. Айдарның сөйләшүе бигрәк кызык. Айназга бер дә моңсу булмый торгандыр мондый иптәше белән»

«Шәп»;

«Бик кызык, рәхәтләндем көлеп» кебек комментарийлар калдырганнар, ә «тәгәрәп көлгән» смайликларның исәбе юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100