Әллә ялган, әллә чын: йолдызлык билгесе буенча иң яхшы егет кем?
Йолдызлыгына карап гомерлеккә ир сайларга җыенучылар өчен берничә киңәш.
![Әллә ялган, әллә чын: йолдызлык билгесе буенча иң яхшы егет кем?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/4/10/6228a21ef594d53187f28371b914ac67168b421487ce8be0b2aad93d2a78.jpg)
Үгезбозау - иң ышанычлы ир. Ныклы гаилә төзергә тели. Тыныч, сабыр, талаш чыгарырга яратмый, беркайчан да сатмый, хыянәт итми.
Кәҗәмөгез - иң җаваплы ир. Барысына да җитди карый. Өйләнергә ашыкмый, өйләнсә - мәңгегә бергә булырга тели.
Үлчәү - мондый ир янында һәр хатын үзен патшабикә итеп хис итә. Романтика, матур бүләкләр ярата. Бернәрсәгә дә каршы килми.
Арыслан - иң юмарт ир. Үзен-үзе бик ярата торган кеше булса да, сөйгәне янында аннан да яхшы кеше юк.
"Челнинские известия" сайты шундый ирләрне яхшылар исемлегенә керткән.
Ә сез кайсы йолдызлык турында ниләр уйлыйсыз, языгыз әле - бөтен кеше белеп торсын, киңәш-табыш итик.