Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әллә сине үлем озата барган» — Гөлнур Айзат Хәния Фәрхигә багышлап шигырь язган

27 июльдә моңлы җырчыбыз Хәния Фәрхинең арабыздан киткәненә 4 ел булды.

news_top_970_100
«Әллә сине үлем озата барган» — Гөлнур Айзат Хәния Фәрхигә багышлап шигырь язган

Шагыйрә һәм язучы Гөлнур Айзат дусты Хәния Фәрхинең бу дөньядан киткәненә 4 ел тулуга багышлап, шигырь язган.

Син киткәнгә 4 ел бүген!

«Тәтешлемә китәм әле, дустым!» -

Синең миңа соңгы сүзләрең.

Әллә сине үлем озата барган

Тәтешледә йомдың күзләрең.

Авыр хәбәр шундук килеп җитте:

«Фәрхи китеп барган бу җирдән!»

Меңләгәннәр озата барды сине,

Һәммәсенең башы иелгән.

Кем уйлаган, шундый якты күңел,

Тынар диеп моңлы сандугач?!

Чәчкәләргә карап сагынам, бәгырь,

Ышанмыйча көн дә таң тугач.

Ай калыккач, йолдызларга карыйм,

Телефоным бик тын, эндәшми.

И, серләшә идек рәхәтләнеп,

Кайдан табыйм синдәй сердәшне?!

Син бит, бәгырь, яраттыра идең

Елмаюың, сүзең, җыр белән.

Колакларда чыңлый әлегәчә

Челтер тавыш белән син көлгән!

Күлмәкләрне карап фотолардан,

Ризыкларның тәмен белешкән

Минутларны бүген өзелеп сагынам,

Матур чаклар, ихлас көлешкән…

Ай сылуы суга төшкән сыман

Бер мизгелдә күздән югалдың.

Дүрт ел гомер — аз да күп тә кебек!

Истәлеккә бары җыр калды.

Хәниякәем, рухың шат булып ятсын!

Буадан Гөлнур Айзат. 27.07.21

«Китте кайтмас җирләргә китте шул. Сагынабыз, юксынабыз. Рухы шат булсын»;

«Бик ярата идем Хәния Фәрхине, ул үлгәч бик авыр булды»;

«Гөлнур ханым, Хәния өчен минем күңелем сыкрый, әрни. Берни дә эшләп булмый икән шул. Тыныч йокласын. Җырларын тыңлаган саен, сагыш басып, күздән яшьләр тәгәри. Хәния турында матур язгансыз», — дип комментарийлар калдырганнар Гөлнур ханымның укучылары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100