Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әллә ниләр кыландык» — Фирдүс Тямаев хатынының туган көненә сюрприз оештырган

Фирдүс Тямаев тормыш иптәше Резидәнең туган көне уңаеннан сюрприз оештырган. «Әллә ниләр кыланганнарын» инстаграмга да куйган.

news_top_970_100
 «Әллә ниләр кыландык» — Фирдүс Тямаев хатынының туган көненә сюрприз оештырган
https://www.instagram.com/firdustyamaev_official/

Репетицияләр вакытында сәхнәнең бер ягыннан торт күтәреп Тямаевның музыкантлары һәм биючеләре, икенче яктан зур розалар бәйләме белән Фирдүс үзе килеп чыга. Сюрприз матур сүзләр, кочаклашу, котлаулар, дәртле җыр-биюләр белән дәвам итә дә, көтелмәгән борылыш ала. Фирдүс тортның бер кисәген кулына алып… Резидәнең битенә китереп сылый, шунда ук хатынын үбеп тә ала. Бәйрәм тортыннан башкаларны да авыз иттермәкче булып, төркемен куып йөри башлый. Торт барысының да киемнәренә, чәчләренә эләгеп, вак кисәкләргә вакланып бетә. Әлеге көтелмәгән шаяртудан барысы да көлешәләр.

Фирдүс Тямаевның хатынын бик хөрмәт итеп, кадерләп яшәве беркемгә дә сер түгел. Сәер сюрпризлары белән аптырашта калдырса да, ахырдан ул Резидәсен җылы сүзләргә күмгән. «Резидәм, юбилеең белән. Гел шулай матур яшик. Аллаһы Тәгалә безне ничек кавыштырган, соңгы сулышкача шулай бергә булыйк», — ди Фирдүс.

Җырчының төркеме дә Резидәне бик акыллы, ачык күңелле, иренә терәк хатын-кыз дип саный.

«Син һәрвакыт елмаеп торасың. Сңа карагач, бөтен авырлыклар онытыла. Гел шулай бәхетле бул! Фирдүс белән балаларыгызны тигезлектә үстерергә насыйп булсын»,

«Һәр көчле ир-атның артында көчле хатын-кыз тора. Ир-атның бәхете хатыныннан тора. Фирдүс нинди генә ачык күңелле булмасын, әгәр син караңгы чырай күрсәтсәң, без сезгә кереп чәйләр эчеп утыра алмас идек. Татар хатын-кызының бөтен асыл сыйфатларын үзеңдә туплагансың», — дигән алар Резидәгә.

Инстаграм дуслары арасында Тямаевның мондый сюрпризын аңлап бетермәгәннәре табылган.

«Әгәр минем битемә торт сыласалар, мин шул тортны күтәреп үзенең йөзенә каплар идем», — дигәннәр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100