Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әллә кем булып күренергә тырышмагыз": 117 ир-ат белән очрашып, 18+ өчен китап язган татар кызы Радмила Хакова "свидание"ләре турында сөйләде

Утыз өч яшьлек татар кызы, журналист Радмила Хакова үзенә тиң ярын бер ел эзли. Ул дөнья буйлап йөреп, егетләр белән очраша. Һәр очрашуны Радмила үзенең “147 очрашу” китабында терки бара һәм көтмәгәндә бу тарихның очы чыга – 117нче очрашуда Радмила күптән көтелгән мәхәббәтен очрата.

news_top_970_100
"Әллә кем булып күренергә тырышмагыз": 117 ир-ат белән очрашып, 18+ өчен китап язган татар кызы Радмила Хакова "свидание"ләре турында сөйләде

“Мин мәхәббәтне кайчан да булса үзе килер әле дип уйладым...”

– Ике ел элек мин Берлинның халыкара “Splash” нәшриятында эшләдем. Минем элекке шефым һәм дустым Владимир Яковлев миңа китап язарга тәкъдим итте - баксаң, ул минем Фейсбукта язганнарымны укып барган икән. “Без гел ниндидер авторларны эзлибез, әйдә, син дә бер китап язып кара әле”, - диде ул. Мин ук вакытта гаҗәпләндем дә, сөендем дә. Ә нәрсә турында язармын соң? – дигән сорау туды. “Сине хәзерге вакытта тормышыңда иң борчыган сорау турында уйлан”, - диде Володя дустым.

Чыннан да, мин инде ике ел чамасы ирем белән тормый идем, аерылыштык. Мөнәсәбәтләр ничек була, алар дөньяга нинди йогынты ясый, ничек үзгәрә ала – менә шул сораулар көн кадагында торды. Ә бит барысы да үзгәреп тора: исегезгә төшерсәгез, 15 ел элек айфоннар юк иде, безне гадәти будильник уята иде һ.б. Кая карама, тормышның барлык ягы да алмашына: эшкә, өйгә мөнәсәбәт үзгәрүчән, без хәзер бер урында гына тормыйбыз, сайлаган һөнәребезгә дә бик тартылмыйбыз. Миңа мөнәсәбәтләр арасында булган үзгәрешләрне өйрәнү бик кызык булып тоелды.

Володя миннән: “Син мөнәсәбәтләрне һәм аларның торышын өйрәнәсең. Ә синең үзеңә мөнәсәбәтләр, үзеңә тиң ярың булуы кирәкме?” - дип сорады. “Әлбәттә, мин эзлим, һәр кеше дә эзли бит”, - дип әйтеп салдым мин. Володя ничек эзләгәнемне сорады. Менә бу мизгелдә ул да, мин дә минем берничек тә мәхәббәтне эзләмәвемне аңлап алдык. Мин мәхәббәт кайчан да булса үзе килер әле дип уйладым... 

Без Володя дустым белән сөйгән ярны ничек һәм кайда эзләргә кирәклеген сөйләшә башладык һәм... очрашу форматын уйлап таптык! 

Язылачак китабымның идеясе әнә шулай туды.

Ни өчен 147 очрашу?

– 147 санын очрашулар өчен һәм үз бәхетемне эзләп табу өчен җитәрлек дип санадык. Дөрес, егерменче очрашуда ук тапсам, ни булыр, китапның исемен үзгәртәбезме? - бу хакта да уйладык. Өч айдан соң аудиториянең үсә барганын аңлагач, исемне үзгәртмәскә карар кылдык. Ә чынында исә бер ел эчендә 117 очрашу булды.

“Мин парым белән бергә булырга хыялландым”

– Мин үземә парымны гына эзләмәдем, шул ук вакытта мин “бүгенге көндә парны эзләргә кирәкме?” дигән сорауга да җавап эзләдем, чөнки яшәү өчен ялгыз булу да җитә, гомумән, ялгыз булу нормаль күренеш була башлады диясем килә. 

Әмма соңгы вариант ошамый иде – белем алу, эшләү, сәяхәт итүгә карамастан, мин парым белән бергә булырга хыялландым. “Дөньяда бердәнбер, сиңа гына тиң булган ярың бар микән, яисә мөнәсәбәтләр бер кешедән икенче кешегә күчеп тә туа ала микән”, дигән сорау башымда йөрде.

Безнең планыбыз алдан уйлап куелган иде: мин атнасына өч тапкыр очрашуга бардым һәм аена бер яңа илгә күченеп йөрдем. Һәр яңа кеше белән очрашкач, мин “ул минем бердән-беремдер бәлки” дип ышана идем.

Иң кызыклы очрашу

– Яшермим, бик күп кызыклы очрашулар булды. Бервакыт Израильдә Әмид исемле юрист белән очрашуга бардым. Икенче очрашуда ук ул кулына 18 битлек контракт тотып килгән иде, анда безнең кайда күрешәчәгебез, кемнең кем өчен түләячәге, әгәр дә мин авырга уза калсам нихәл итәчәгебез, бала кем белән торачак, кем аны тәэмин итеп торачак, ул кайда укыячак һ.б. язылган иде. Ягъни анда безнең киләчәк тормышыбыз теркәлгән булып чыкты. Минем өчен бу бик кызык булып тоелды, моңа кадәр Әмид нәрсә кичергән икән дип уйлап куйдым.

Мин төрле милләт, дин, мәдәният кешеләре белән очраштым. Аларның яшьләре һәм социаль статуслары да төрле иде. Һәр кеше – океан, кайсын да булса берсен сайлап алу кыенга туры килде.

“Минем язмаларны укыр өчен халык дүрт евро түли башлады”

– Баштан мин китабымның бүлекләрен атнасына бер тапкыр Интернетта бушка чыгара идем. Бер ай узганнан соң “дошман”нар барлыкка килде – мине гаепләделәр һәм язмамны тәнкыйтьләделәр. Шундый әшәке сүзләрдән соң минем өчен нәшриятым кайгыра башлады. Шулвакыт Володя минем язмаларны яшерергә тәкъдим итте. “Син бит шәхси кичерешләреңне язасың, халык аз гына булса да моның өчен акча түләсен”, - диде ул. Шулай итеп, минем язмаларны укыр өчен халык дүрт евро түли башлады. Миңа да уңайлы булды. Һәр атнаның сишәмбе төнендә хат яза бардым.

“Урындыкта чайкалып, яза алмыйча утырган мизгелләр дә булды”

– Әлеге проектны туктатасы килгән чаклар да булды. Володя Яковлев атнасына бер хат язуны тонуста тотар өчен иң кулай вариант дип тапты. Чөнки (китап язучы кеше аңлар) үзеңне дисциплинада тоту, даими яза бару кыенга туры килә. Проект башланып ике ай үткәч тә, Володяга “әгәр дә мин һәр сишәмбе көнне хат яза алмасам?” – дип сорау бирдем. Ул: “Булдыра алмасаң, димәк, булдыра алмыйсың инде”, - диде. Мин ничектер бар көчемне туплый алдым. Әмма урындыкта чайкалып, яза алмыйча утырган мизгелләр дә булды. “Язылмыймы? Супер! Язып булмавы турында яз”, - дип әйтә иде Володя.

"Свидание"гә барганда бизәнергә кирәкме яки идеаль свидание рецепты бармы?

– Әлбәттә, бар! Мин бит 117 очрашуга бардым (көлә). Әллә кем булып күренергә тырышмагыз, чөнки сезнең үзегездән башка беркемегез дә юк. Иртәме-соңмы сезнең нинди икәнлегегезне барыбер беләчәкләр. Үзегезнең һәм башка кешенең вакытын әрәмгә генә уздырачаксыз. Бу – мәгънәсез һәм ахмакларча. Мин, мәсәлән, беренче чиратта, егеткә ошарга теләдем – матур итеп киенә, бизәнә идем. Кулымда бер рюкзак кына булды – дөнья буйлап дүрт комплект кием белән йөреп чыктым. Һәр илгә килгән саен бер дус кызым очрый иде, һәркайсы миңа матур күлмәген бирде. Гади тормышта мин матур итеп күлмәкләр киеп йөрмим, бизәнмим, чәчләремне ясамыйм, үкчәле аяк киемнәре кимим. Шуңа күрә мин үземне кыенрак хис иттем. Әйе, бу алым миңа ярдәм итте. Тик гадәти тормышта төшке ашка каһвә эчәргә барганда сез бизәнеп-төзәнеп бармыйсыз бит? Һәм иң кызык вакыйгалар дуслар арасында була – кеше бер-берсен табигый халәттә күрә. Синең матур итеп бизәнгәнеңә, күлмәгеңне идеаль үтүкләгәнеңә түгел, ә кешегә гашыйк булалар. Мондый “фантик”ларның булуы мәҗбүри түгел.

Тагын бер мөһим аспект – үзеңнең хис-тойгыларыңны күзәтү. Очрашуның максаты – бер-береңә ошарга тырышу түгел, ә шул кеше белән аралашуны дәвам итәргә теләк һәм кызыксыну барлыгын, аның белән рәхәтме-юкмы икәнен ачыклау. Ошап була, бу авыр түгел. Һәркем дә сөйкемле һәм ягымлы елмая, матур итеп киенә белә. Мин моны рецептка санамыйм.

“Диктофонга яздырмадым, әмма очрашуның беренче ун минутында партнерны фотога төшереп утырдым”

– Очрашуга баруны төп эшем дип кабул итә башладым: очрашуда булам, кайтып язам һәм моның өчен акча алам. Кайбер кеше “ә син безнең очрашуны язарсың бит?” – дип кызыксына иде. “Әгәр дә ниндидер вакыйга булса, язам”, - дип әйтә идем. Сүз уңаеннан, Татарстанда гына кешеләр минем китабыма эләгер өчен очрашуга махсус килә иде. “147 очрашу – 2” китабын буламы дип сорап, шунда эләгүләрен сораучылар да очрады. Бервакыт, очрашуымны Фейсбукта язуымны партнерым ошатмады: “Серләремне ачып салгансың”, - диде, һәм язмамны бетереп атуымны үтенде. Шунда мин аның кебек Томнарның Җир шарында күп булуын һәм бу язма башкаларга да гыйбрәт булуын, ниндидер хаталардан коткарып кала алуын аңлаттым. Шуңа күрә мин һәрвакытта да китап язуым турында әйтә бардым һәм очрашуда әйткән сүзләрнең кулланылу ихтималын кисәтеп тә куя идем. Моңа бик тә кызыксынып карадылар, бигрәк тә Европада. “Вау, ә мин ничәнче партнер, 64нчесеме? Супер!” – дип әйтәләр иде. Диктофонга яздырмадым. Ләкин барлык очрашкан партнерларымны беренче ун минутта фотога төшерә идем.

“Татарстан – гаиләле республика, бездә тыйнаклык һәм җитдилек бар”

– Европада ир-атлар иреклерәк дип уйлыйм. Россиядә ирләр таләпчән. Татарстанда 35 яшьлек ир-атларның күбесе инде 15 ел элек гаилә корып яши, Татарстан – гаиләле республика. Тагын бер үзенчәлек – танышу сайтларында монда яшерен аккаунтлардан язалар, әйтик, Киану Ривз, Шимпанзе, Обама исеменнән, әмма Ринат, Илдар яки Евгений түгел! Фил баласы миңа очрашырга тәкъдим иткәч, мин ни дип җавап бирим инде аңа? (көлә) Күбрәк үзең турында мәгълүмат кирәк.

Тбилисида, киресенчә, ир-атлар белән ничек танышмаска дигән алымны эзләдем, чөнки анда һәр очраган кеше синең белән аралаша башлый, гәрчә сине белмәсә дә. Синең нинди булуың аларга мөһим түгел. Соңыннан җирле халык миңа тәкъдимнәрне йомшак итеп кире кагарга өйрәтте. Казанда мин танышлар аша гына очрашуларга бардым, чөнки бездә тыйнаклык һәм җитдилек бар. Берлин һ.б. Европа шәһәрләрендә күбрәк танышу сайтларын файдаландым. Кайвакыт атнасына өчешәр очрашу килеп чыкмады, төрлечә булды.

“Кайбер әйберләрне очрашканчы ук уртага салып сөйләшү хәерлерәк”

– Язышкан вакытта кешенең нинди темага фикер йөртүен, гадәтен тоярга була. Ягъни мәдәниятләр, гореф-гадәтләр аермасы артык зур булырга мөмкин. Һәм кайбер әйберләрне очрашканчы алдан ук уртага салып сөйләшү хәерлерәк була. Әгәр дә барысы да яхшы булса, сез шалтыратышасыз, бер-берегезнең сөйләшү тонын, интонациясен тыңлап, ниндидер нәтиҗәләргә киләсез. 

“Укучыларның кайбер сорауларына үземнең психотерапевтым белән киңәшләшеп җавап бирдем”

– Китапта хыянәт итү турында да бүлек бар. Интернетта чыкканнан соң, миңа шунда ук 109 хат килде. Кабул итәргә авыр булганнары да бар иде, алар белән нишләргә белмәдем. Кайбер сорауларга үземнең психотерапевтым белән киңәшләшеп җавап бирдем. Һәм китап язылып беткәч тә бик сөендем. Ике ел элек яза башладым һәм бер ел элек язып бетердем. Хәзер укыган кешеләр минем тирәдә булган вакыйгаларны яңадан үтә. Бу – ышанмаслык хәл! Минем өчен ул бетте, ә мин язган әйберләр үзенең функциясен дәвам итә.

“Мин татар гаиләсендә үстем!”

– Мин – гореф-гадәтләрне саклаган, дөрес тәрбия алган чын татар гаиләсендә үстем. Әнием – укытучы, әтием – инженер. Китапны яза башлаганда уйга калдым, әти-әни белмәгән әйберләрдән ничек котылыйм икән, дидем. Алар белән ачыктан-ачык сөйләштем, “син бит китапны безгә ошасын яисә ошамасын өчен язмыйсың, лирик геройны без үстергән кыздан аера алмаячагыбыздан курыксаң, без укымыйбыз гына”, - дип җавап бирделәр. Чыннан да, китабыма 18+ тамгасы куелган, анда “зурлар өчен” бүлекләр дә бар.

“Минем чын тормышым китабымның азагында гына башланадыр әле”

– Мин 117 очрашудагы кешедә тукталдым. Хәзерге вакытта мөнәсәбәтләребезне ачыктан-ачык сөйлисем килми. Аңлашыла, кайчандыр барысы да ачыкланачак. Әмма әлегә бу безнеке генә. Бәлки, минем чын тормышым китабымның азагында гына башланадыр әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100