«Әллә безгә эләккәнме сөюнең читеннәре?» — Ришат Төхвәтуллин яңа җырын тәкъдим итте
«Төтеннәр» җырын барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлап була.
Ришат Төхвәтуллинның «Төтеннәр» дигән яңа җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Төтеннәр» җырының сүзләрен Айдар Минхаҗев, ә көен Нияз Вәлиев язган.
«Сүрелде лә учагыбыз,
Уйлап исең китәрлек...
Инде бүтән җылыта алмый,
Ә төтене җитәрлек...
Әллә безгә эләккәнме
Сөюнең читеннәре?
Начар янган учакларның
Куе шул төтеннәре…»
Тамашачылар бу моңсу җырны көтеп алулар турында язган.