Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлкәннәр Яңа елны бәйрәм иткән чакта, 11 яшьлек баланы овчаркалар талап үтергән

Әни кеше, ике баласын ияртеп, танышының шәхси йортына бәйрәм итәргә килгән.

news_top_970_100
Өлкәннәр Яңа елны бәйрәм иткән чакта, 11 яшьлек баланы овчаркалар талап үтергән
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендәге Ивантеевка бистәсендә 11 яшьлек баланы этләр талап үтергән. Бу вакытта өлкәннәр Яңа елны бәйрәм итеп утырган. Әлеге фаҗига турында «Вести» каналы хәбәр итте.

31 декабрьдә әни кеше ике баласы белән танышының шәхси йортына кунакка килә. Бәйрәм вакытында биредә өч бала һәм биш олы кеше була. Бу өйдә вольерда җиде эт яши. Алар Урта Азия һәм немец токымлы овчаркалар була.

2 гыйнварда балаларның олысы вольерлар янына этләрне ашатырга килә. Бала ишекне ачкач, аңа этләр ташлана.

Баланың мәетен йорт хуҗабикәсенең танышы табып ала. Ул экстрен хезмәтләрне чакыра. Ир-ат сүзләренчә, хуҗабикә өйдә булмаганда этләрне ул тәрбияли.

Бу вакытта мәрхүм баланың әнисе исерек була, ул баласы белән ни булганын да аңларлык хәлдә түгел. Фаҗигадән соң өйгә килгән хокук саклаучылар бик күп санда буш шешәләр таба. Бәйрәм итү өч көнгә сузылган булуы ачыклана.

«Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә бу хәбәрдә.

Күршедә яшәүче Галина исемле хатын этләрнең хуҗасы турында сөйләгән. Ул хуҗабикәнең салгаларга яратуын әйтә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Башта башка кеше хуҗа иде. Ә бу хатын салырга ярата», — ди күрше хатыны. 

Ул этләрнең караучысыз йөрүен, каты итеп өрүен дә әйтә. «Хәзер күренмиләр әле. Берара каты итеп өрә башлыйлар. Без дә аларга зарланып язган идек», — ди ул.

Галина сүзләренчә, 8 ел чамасы элек күрше этләре аркасында ул үзе дә этсез калган. Аның лайка токымлы этен күрше питомниктагы этләр талап үтергән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100