Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлкәннәр чәй эчкән арада, ике бала ишегалдында бозлы суда батып үлгән

Әни кеше 5 һәм 8 яшьлек ике малайны урамда саф һава суларга калдырып өйгә кереп китә.

news_top_970_100
Өлкәннәр чәй эчкән арада, ике бала ишегалдында бозлы суда батып үлгән
https://pixabay.com/

1 гыйнварда кичке якта Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәре тирәсендәге Сенково авылында шәхси йорт янында ике бала суга батып үлә. Фаҗига булган вакытта балаларның үги әтисе йоклап ята, әниләре туганнары белән бергә чәй эчеп утыра. Абыйлы-энеле ике бала ясалма күлдәге юка боз өстенә керә һәм су астына төшеп китә. Әлеге сулыкны берничә ел элек җәй көнендә су коеныр өчен казыган булганнар. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

«МК» хәбәрчесе ачыклаганча, Мәскәүдә яшәүче гаилә 5 һәм 8 яшьлек ике малайлары белән Сенково авылына туганнарына кунакка килә. Балаларның үги атасы хирург булып эшли, фаҗига булган көнне ул тәүлеклек дежур сменадан кайта. Әти кеше туганнары белән утырып ашый да, ял итәргә ята.

Әни кеше дә медицина өлкәсендә эшли. Ул уллары белән бакча йорты тирәли йөреп керергә чыга. Балалар аналары белән саф һава сулап йөри. Аннары хатын өйгә чәй эчәргә кереп китә. Малайлар урамда калып тора.

Хатын ярты сәгать чамасы өйдә була. Аннары ул кабат урамга чыга. Хатын балаларының суга батканын күреп ала.

Әни кешенең кычкырган тавышына өйдән туганнар чыга. Балаларны дүрт кеше судан тартып чыгара. Ярда аларны терелтмәкче булалар, ясалма сулыш алдыралар. Ләкин, кызганычка, малайлар һәлак була.

Мәрхүм малайларның үз әтиләре дә һәлак. Ул чакта хатын икенче улы белән авырлы була. Аннары бу хатын кабат кияүгә чыга.

«Тикшерү эшләре бара, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип сөйли Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100