Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлкән яшьтәгеләрне караучы булып урнашучыларга: компенсация алу өчен нишләргә?

РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Вафин Эдуард Яфас улы белән «Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен компенсация түләүләре турында» сөйләштек.

news_top_970_100
Өлкән яшьтәгеләрне караучы булып урнашучыларга: компенсация алу өчен нишләргә?
"Татар-информ" архивы

Эдуард Яфасович, өлкән яшьтәгеләрне караган өчен түләүләр нидән гыйбарәт, сүзне шуннан башлыйк әле. 

 Бүген сөйләшәчәк түләү «компенсация түләве» дип атала. Аны 80 яшькә җиткән гражданнар рәсмиләштерә ала. Шулай итеп, пенсияләрен аена 1200 сумга арттырырга мөмкин. Өлкән яшьтәге гражданнардан кала, әлеге түләү I төркем инвалидларга, инвалид балаларга, табиб билгеләве буенча карауга мохтаҗ булган өлкәннәргә билгеләнергә мөмкин. Соңгы очракта медицина оешмасыннан белешмә тапшыру мөһим шарт булып тора. 

Караучы булып кемнәр билгеләнә ала?

Караучы булып хезмәткә яраклы, әмма эшләмәүче теләсә кем билгеләнергә мөмкин, пенсионерның туганы булу һәм аның белән бергә яшәү мөһим түгел. Һәркемгә дә төрле-төрле «карау» кирәк булырга мөмкин бит: кемгәдер азык-төлек, дарулар алып килергә, кар көрәргә, бакчада булышырга... Ә кемгәдер чын күңелдән бер сөйләшеп утыру да җитә, монысы да бит игътибарга, карауга керә, кайчакта анысы мөһимрәк тә әле, шунысы җитми кешегә — гади генә аралашу, игътибар, күңел җылысы. 

Өлкән гражданнарны караучы булып рәсми теркәлүне нидән башларга? Кая мөрәҗәгать итәргә, моның өчен нинди документлар кирәк?

Барысы да бик гади. Караучы кешене тапканнан соң, түләү билгеләү өчен гариза бирәсе генә кала, аны өйдән чыкмыйча, электрон рәвештә Пенсия фонды сайтыннан да җибәреп була, минем карашка бик уңайлы, хәзерге заманда иң мөһиме — куркынычсыз! Бары тик ЕСИА системасында расланган теркәлү булырга тиеш. Кирәкле барлык белешмәләрне без үзебездә булган мәгълүмат базасыннан алабыз, яки ведомствоара хезмәттәшлек системасы аша соратачакбыз.

Ике гариза тапшыру мөһим: берсе — 1200 сум күләмендә айлык компенсация түләве билгеләү турында караучы зат исеменнән, икенчесе — үзен карарга риза булуы турында пенсионер исеменнән. Түләү гариза тапшырылган айдан ук билгеләнәчәк. 

 Караучы кеше өчен нинди дә булса чикләүләр бармы?

Әйткәнемчә, иң мөһиме — караучы кеше беркайда да эшләмәсен, пенсия, эшсезлек буенча пособие алмасын, хезмәткә яраклы яшьтә булсын. Сүз уңаеннан, караучы булып 14 яшьтән билгеләнергә мөмкин, көндезге бүлектә укып, стипендия алу да киртә түгел. Бер кешенең ничә затка караучы булып билгеләнүендә чикләүләр юк, ягъни бер кеше карауга мохтаҗ берничә пенсионерга берьюлы караучы булып тора ала.  

Ә үзмәшгульләр караучы булып рәсмиләшә аламы?

 Әгәр караучы гражданин үзмәшгуль булып теркәлгән, әмма мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән икән, бу очракта ул хезмәткә яраксыз гражданны караучы булып рәсмиләштерелә ала, чөнки Пенсия фонды өчен ул эшсез булып күренеп тора. 

 Ә караучы кеше эшкә урнашса нишләргә?

 Үзенең эшкә урнашуы хакында караучы кеше 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына, турыдан-туры клиентлар хезмәтенә хәбәр итәргә тиеш, моны игътибардан читтә калдырырга ярамый, чөнки караучы эшкә урнашкач, компенсация түләве алу хокукы югала, артык түләнгән акчаларны кире кайтарырга кирәк булуы ихтимал. 

Хезмәт эшчәнлеге туктатылганнан соң, караган өчен айлык компенсация түләүләрен яңадан билгеләтү өчен гариза тапшыру мөмкин булачак. 

 Өлкәннәрне һәм инвалидларны караучы гражданнарга нинди дә булса плюслар бармы?

Әлбәттә, караган период өчен караучыга һел саен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә иминият стажы языла. Бу караучы затка иминият пенсиясе алыр өчен үзенең пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек тудыра. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100