Өлкән яшьтәге хатынның башына без белән суккан егет тоткарланган
Өлкән яшьтәге хатынга бу егет йорт ишегалдында һөҗүм иткән.
Мәскәүдә 25 яшьлек егет пенсионер хатын башына берничә тапкыр без белән суккан. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
70 яшьлек пенсионерга бу егет торак йорт ишегалдында 17 майда һөҗүм иткән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул өлкән яшьтәге хатынга ташланган, кыйнаган, аннары башына без белән суккан. Шуннан соң качып киткән.
Җинаять мизгелен видеокүзәтү камерасы яздырып алган. Шуннан соң җинаятьчене тиз арада тоткарлаганнар. Хәзер аннан тикшерүчеләр сорау ала.
Имгәнгән хатынны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр итте "Татар-информ".