Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лия Шәмсинаның ачуын чыгарганнар: «Бәдрәфтәге комганны урлаганнар! Шаккаттым!»

news_top_970_100
Лия Шәмсинаның ачуын чыгарганнар: «Бәдрәфтәге комганны урлаганнар! Шаккаттым!»
Социаль челтәрләр

Яшь җырчы Лия Шәмсинаның ачуын чыгарганнар – аларның яңа ачылган кафеларыннан комган һәм һава сафландыргыч урлап киткәннәр. Лия, шаккатып, бу хәлләр турында сторисларында сөйли.

«Мин шокта. Шулхәтле ачуым килә! Кафены ачып 1 атна вакыт та узмады, инде бәдрәфтәге комган белән һава сафландыргычны урлап киткәннәр! Мин моны кемнәр эшләгәнен белмим, беләсем дә килми! Мин сүзсез… Хәзер комганны бау белән беркетеп куярга туры килмәгәе...» – дип сөйләгән ул.

Лия Шәмсина белән аның ире Артур Маузерның Чаллыда бер кафелары бар инде. Шушы көннәрдә алар зур сәүдә үзәгендә тагын бер яңа кафе ачтылар. 

Лиянең әлеге сүзләренә халык аптырамаган, чөнки бу – еш очрый торган күренеш икән...

«Мин эшли торган урында бәдрәфтәге юдыра торган төймәне өч тапкыр урладылар»,  «Мәчеткә килгәч, минем иремнең өр-яңа ботинкаларын урлап киттеләр. Өйгә иске, ертык аяк киеме белән кайтты», «Ә безнең бәдрәфтән юеш салфеткаларны, юына торган сыек сабынны урлыйлар. Кешеләргә яхшы булсын дип куябыз, югыйсә», – дип комментарийлар яза алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100