Лия Шәмсинаның «Учак» дигән яңа җыры чыкты. Җырчының иҗатын күзәтеп баручылар аның хит булачагына ышана.
«Бу җыр 7 елдан артык үз сәгатен көтеп ятты. Сезгә ошаса шат булачакмын», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җырның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина язган, көен Салават Шәйхов иҗат иткән.