news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лия Шәмсина бала тудыру йортыннан чыкканда елап беткән

news_top
Лия Шәмсина бала тудыру йортыннан чыкканда елап беткән

Яшь җырчы Лия Шәмсина һәм аның тормыш иптәше, музыкант Артур Маузерның әти-әни булуы турында шатлыклы хәбәрне җиткергән идек. Кичә Лияне бәби тудыру йортыннан чыгарганнар. Җырчы бәбине Казандагы шәхси бала табу йортларының берсендә тапты.

Лия әни булу бәхетеннән шатлык күз яшьләрен дә яшерми. Бала тудыру йортыннан машинага чыгып утыргач: «Безне чыгардылар, хис-кичерешләрем чиксез. Кызыбыз инде үз урынында, креслода. Белмим, мин нигә елыймдыр. Хәзер Казандагы фатирыбызга кайтабыз. Иртәгә өйгә, Чаллыга юл тотачакбыз», – дип сөйләде ул, елый-елый.

Артур Маузер да мессенджерларда кызларын кулларына тотып төшкән беренче фотоларын куеп: «Безне чыгардылар», – дип язды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар