
Яшь җырчы Лия Шәмсинаның борчулы көннәре, аның кызы Айла авырып киткән.
«Гадәттә мин сәхифәмдә хастаханәдә булуым турында сөйләмим. Әмма хәзер рухи ярдәм аласым килә.
Айланың 3 көн температурасы бар, бүген табибка мөрәҗәгать иттек. Безнең йогышлы авырулар хастаханәсенә салдылар, чөнки кан анализы вируслы инфекция булуын күрсәтте. Темпуратурасы югары – 39,7 градуска кадәр. палатага урнашкач та анализлар бирдек, нәтиҗәсен көтәбез», – дип борчылуы белән уртаклаша яшь әни.