Яшь җырчы Лия Шәмсина «подписчик»ларына күңелен бушаткан. Артист бер ел элек әни булган иде. Ул тормыш иптәше, музыкант Артур Маузер белән бергә Айла исемле кыз үстерә. Сторисларында сөйләвенчә, Лиягә «яңа роле», ягъни әни булу бик авыр бирелгән. Җырчының, хәтта, депрессиягә бирелгән мизгелләре дә булган.
Мин бу дәрәҗәдә авыр булыр дип уйламаган идем. Ким дигәндә бер ел син үзең өчен яши алмыйсың икән. Мин моны көтмәгән идем.
Шулай ук мин башкалар белән бәхәсләшүләрдән һәм кирәкмәгән киңәшләр, башка сыймаслык идеяләр тыңлап ардым.
Иңнәрендә бөтен тормыш йөген тартучы күпбалалы әниләр ничек яшиләрдер, аңламыйм. Бу бик авыр икән. Хәтта Артурның һәрвакыт янәшәмдә булуы һәм бу процесста максималь дәрәҗәдә катнашуына карамастан авыр…
Ләкин, сынауларга карамастан, мин үземнең кызымны бик яратам, – дип яза Лия Шәмсина.
