Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лия Шәмсина иренең бүләген күрсәтте

news_top_970_100
Лия Шәмсина иренең бүләген күрсәтте
Лия Шәмсинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Яшь артист Лия Шәмсина социаль челтәрдәге сәхифәсендә иренең бүләген күрсәтте.

«Минем беренче 101 розам. Авыр… Мондый чәчәк бәйләме белән бәйле балачак хатирәм бар. Әти әнигә 101 роза бүләк иткән иде. Бу чәчәк бәйләме миндә миллион «текә» эмоция тудырды. Әни әлеге букет янында миңа фотосессия оештырды.  Хәзер инде мин хатын, һәм ирем миңа шундый ук матур кызыл роза бәйләме бүләк итә. Нәкъ минем балачактагы истәлекләрдән…» – дип, балачагын искә төшергән җырчы.

Композитор Артур Mauzer белән җырчы Лия Шәмсина 2 ел никах белән яшәде, пандемия чикләүләре сәбәпле, туйны кичектергәннәр иде. 2020 елда яшьләр гөрләтеп туй үткәрде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100