Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лия Шәмсина ире Артурга әти-әни булачакларын ничек хәбәр итүен күрсәтте

news_top_970_100
Лия Шәмсина ире Артурга әти-әни булачакларын ничек хәбәр итүен күрсәтте
социаль челтәрләр

Музыкант Артур Маузер һәм җырчы Лия Шәмсиналарның тиздән әти-әни булачаклары турында язган идек. Лиянең сторисларыннан аңлашылганча, бәбинең дөньяга килеренә дә озак калмаган, ахры. Гаилә инде туачак сабыйга әйберләр алу белән дә мәшгуль.

Шушы көннәрдә Лия Шәмсина бәби көткәне турында иренә хәбәр иткән видео белән дә бүлеште. Лия әллә нинди сюрпризлар оештырып тормаган. Артур каядыр барырга киенеп ятканда, ул ире янына кулына тест күтәреп килеп чыга. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Артур Лиянең бәби көткәнен инде чамалаганга охшап тора. Тестны күреп, ул: «Бармы?» – дип сорый. Аннан көлә-көлә: «Нигә видеога төшермисең?» – ди. Лия яшерен камерага төртеп күрсәтә. «Барысы да яхшы булачак, иншәаллаһ», – дип кочаклап ала Артур Лияне.

Әлеге яңалыкны Лия Артурга Гашыйклар көнендә әйткән. Дөрес, комментарийларда ул моның иренә бүләк буларак эшләнмәвен, бары тик шулай туры килүен сөйли.

«Артур шундый бәхетле. Исән-сау табып үстерергә язсын»;

«Бу хисләрне берни белән дә чагыштырып булмый. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән могҗиза», – дип язалар һәм яшь парны әлеге куанычлы вакыйга белән тәбрик итәләр дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100