Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лия Шәмсина һәм Артур Маузер әти-әни булган

news_top_970_100
Лия Шәмсина һәм Артур Маузер әти-әни булган
социаль челтәрләр

Музыкант, саксофончы Артур Маузер һәм җырчы Лия Шәмсина әти-әни булган. Шатлыклы хәбәрне алар социаль челтәрләрдә җиткерә. Сабый кичә, 17 октябрь көнне дөньяга килгән. Лия бәбине Казандагы бер шәхси бала тудыру йортында тапкан. Артур белән Лия кызларына Айла дип исем кушканнар.

«Кызыбыз туды. Айла, рәхим ит! Безгә ярдәм иткән барлык табибларга һәм бу искиткеч клиника хезмәткәрләренә рәхмәт. Бәби табу өчен бик яхшы урын, яхшы мөнәсәбәт, икенче кеше дә яшәү мөмкинлеге булган аерым палата, хәләл килешү (бәби таптыру һәм туклану). Әле без монда тагын килербез. Лия – герой. Бернинди препаратлардан башка бәбине үзе тапты», – дип яза Артур.

Фотолардан аңлашылганча, Артур бәби туганчы да, тугач та тормыш иптәшенең янәшәсендә булган. Әти кеше сабыйга исемне дә көнендә үк шәхсән кушкан.

Лия әлеге пост янында: «Кадерлем, респбликаның иң яхшы клиникасында бәби табу мөмкинлеге биргәнең өчен рәхмәт. Башыннан алып ахырына кадәр минем белән булдың. Мин сине бик нык яратам», – дип язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100