Ливияне су басты: «Бөтен җирдә – диңгез буенда, үзәнлектә, биналар янында мәетләр ята»
Узган ял көннәрендә Дерна шәһәрендә булган һәлакәт Ливия өчен IV гасырдагы Крит цунамие чорыннан бирле иң зур табигый катаклизм гына түгел, ә ил тарихында шундый беренче зур су басу булып тора. Һәлак булучылар саны әле төгәл билгеле түгел, әмма 14 сентябрь киченә «Кызыл ярымай» оешмасы 11 мең һәлак булучы, тагын 10 меңгә кадәр хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат бирде. 30 меңгә кадәр шәһәр халкы тораксыз калган.
Әлеге табигый һәлакәтне Ливиягә 10 сентябрьдә «Даниэль» давылы китерә. Туктаусыз яуган яңгырлар аэропортларны һәм диңгез портларын ябарга мәҗбүр итә. Ливиядәге Халыкара «Кызыл Хач» комитеты халыкны сак булырга чакырды, чөнки су басу аркасында гражданнар сугышыннан калган һәм шартлау куркынычы булган боеприпаслар урыннарыннан күчкән.
Дерна шәһәрендә плотина җимерелгән, тулы кварталлар диңгезгә агып киткән. Җирле хакимият сүзләренчә, шәһәрнең дүрттән бер өлеше җимерелгән. Барлык коммуникацияләр бозылган, мобиль элемтә һәм интернет эшләми.
«Мин Дернадан кайттым. Бу – афәт. Бөтен җирдә – диңгез буенда, үзәнлектә, биналар янында мәетләр ята», – дип сөйли «Reuters»ка гадәттән тыш хәлләр комитеты әгъзасы Хичем Шкиуат.
Ливия парламенты спикеры Агила Салех һәлакәт сәбәпләрен тикшерергә һәм 6 ай эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерергә куша. Ул шулай ук зыян күрүчеләрне медицина ярдәме һәм торак белән тәэмин итәргә кирәклеген әйтә.
Һәлакәтнең ике сәбәбе бар
Ливиядә гадәттә коры климат хакимлек итә, һәм шундый көчле явым-төшем – бик сирәк кенә була торган күренеш.
Ливиянең Милли метеорология үзәге мәгълүматлары буенча, якшәмбе көнне Дерна шәһәре тирәсендә рекордлы күләмдә – 400 мм яңгыр яуган. Гадәттә, сентябрь аенда бу төбәктә нибары 1,5 миллиметр яңгыр ява икән. Корылыклы төбәкләрдә су, кагыйдә буларак, туфрак өстендә кала, сеңми, бу – еш кына тиз су басуга китерә.
Икенче фактор – бу плотиналарның һәм гомумән инфраструктураның халәте. Дерна елгасындагы плотиналарны 1973-1977 елларда Югославия компаниясе төзегән. 75 һәм 45 метр биеклектәге ике плотина да өеп ясалган, сусаклагычлар күләме 18 һәм 1,5 млн кубометр. Омар Әл-Мөхтәр университеты гидрологы Абделванес Ашур 2022 елның ноябрендә бастырган мәкаләсендә, сезонлы су агымын тоткарлаучы плотиналар ашыгыч ремонт таләп итә, дип язган була.
Ливиядә ике хөкүмәт идарә итә
Ливиядә инде 10 елга якын 2 хөкүмәт идарә итә – илнең көнчыгышында аерым, көнбатышында аерым хөкүмәт. 2011 елда Муаммар Каддафи бәреп төшерелгәннән соң, хакимият өчен берничә төркем көрәшә. 2014 елда төрле фракция тарафдарлары арасында кораллы бәрелешләрдән соң, илдә 2 хакимият формалаша. 2020 елда алар утны туктату турында килешсә дә, сәяси каршылык дәвам итә.
«Катаклизмның табигый дә, антропоген да булуы көннән-көн ачыклана бара. Дерна елгасында 2 плотина була, аларның икесе дә җимерелә. Аларның өскесе, шәһәрдән 10 километр ераклыктагысы, 1,5 млн куб метр суны тота ала торган була. Плотина җимерелгәч, бу су үзән буйлап төшеп, икенче дамбаны һәм шәһәрдәге биналарның дүрттән бер өлешен диярлек юып төшерә. Зыян күрүчеләр Каддафи бәреп төшерелгәннән бирле Ливия белән җитәкчелек итәргә тырышкан сәясәтчеләрне һәм кыр командирларын гаепләячәк. Алар һичшиксез җаваплылыктан качарга тырышачаклар», – дип яза BBC репортеры (ресурс Россиядә тыелган) Джон Вуд.
Су баскан Дерна урамнарының фотоларын күргәч, һәлакәтнең коточкыч зур булуын аңларга була. Үзәк кварталлар елга үзәне янында урнашкан булган, хәзер инде алар юк диярлек. Күп санлы күперләр турында сөйләп тә торасы юк, аларны су юып алып киткән. Дернада гражданнар сугышына кадәр 100-150 мең кеше яшәгән. Associated Press яңа саннар китерә, хәзер анда 90 меңләп кеше бар, ди. 11 мең һәлак булучы һәм әле табылмаган меңләгән кешене исәпкә алганда, һәлакәт һәр бишенче кешенең гомерен өзгән, дип әйтергә була.
«Көнчыгыш Ливиядә яшәүчеләр, 2011 елга кадәр дә Каддафи хөкүмәте халыкның ихтыяҗларын санга сукмый, дип әйтәләр иде. Шул вакыттан бирле инде болай да тузган инфраструктура тагын да искергән. Илдә гражданнар сугышы да туктамый, һәм мондый объектларны беркем дә кайгыртмый. Хәзер Ливиянең Генераль прокуроры җәмәгать тикшерүе башлануы турында игълан итте. Ик як та моны хуплап чыкты. Шул ук вакытта инженерлар моңа кадәр дә плотиналарның торышы турында борчылуларын белдереп килгән иде. Ләкин бу тикшерү ахыр чиктә үткәреләчәкме, беркем дә төгәл белми», – дип сөйли «Франс 24»нең өлкән хәбәрчесе Кэтрин Норрис-Трент.
Әлегә Дернада җимерекләрне аралау дәвам итә. Al Jazeera хәбәр иткәнчә, җимерелгән урамнарда коточкыч ис таралган һәм шәһәр администрациясе, авырулар таралыр, дип курка.
Күп кенә илләр Ливиягә ярдәм күрсәтергә әзер
Шул арада Россия Ливия халкына ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. «Ливия халкының кайгысын уртаклашабыз. Һәм, әлбәттә, кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер», – диелә Президент Владимир Путинның Кремль сайтында басылган телеграммасында.
Ярдәм итәргә әзер булулары турында башка илләр, аерым алганда Мисыр, Катар, Иран һәм Италия хакимиятләре дә хәбәр итте. АмерикаКушма Штатлары БМО партнерлары һәм Ливия хакимиятләре белән ярдәм күрсәтү буенча көчләрне координацияләве турында әйтте. Согуд Гарәбстаны хакимияте Ливиядәге «Кызыл ярымай» һәм берничә халыкара гуманитар оешма белән координациядә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Әгәр дә су басу зонасында калсагыз, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
Әгәр дә җирле хакимият эвакуация турында боерык бирсә, шунда ук әйткәннәрне үтәгез. Әгәр дә сез эвакуацияләнә алмыйсыз һәм бина эчендә калгансыз икән, иң өске катка менегез. Кирәкле әйберләрне һәм документларны үзегез белән алыгыз.
Йөрмәгез, йөзмәгез һәм су баса башлаган урыннарда машинада хәрәкәт итмәгез. Нибары 18 см биеклектәге агып килгән су сезне аяктан ега ала, ә 30 см биеклектәге су сезнең машинаны алып китә ала.
Агып килгән судан ерак торыгыз, чөнки алар агынты сулар, химик матдәләр яки чүп-чар белән пычранган булырга мөмкин.
Җирле хакимият, метеорология хезмәтләре яки яңалыклар агентлыкларыннан һава торышы турындагы мәгълүматларны күзәтегез. Су басу турында кисәтүләргә игътибар итегез.
Әгәр дә машинада барганда су тозагына эләгәсез икән, хәрәкәт итүне туктатыгыз, су машина эченә керә башласа, түбәсенә менегез.
Җирле хакимиятләр куркынычсызлык турында игълан иткәнчегә кадәр су басу зонасына кире кайтмагыз. Су басу яңгыр туктаганнан соң да дәвам итә ала.