news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ливанда пейджерлар шартлаган вакытта Мәскәүдә бер ир-атның кулында телефоны шартлаган

news_top

Ливанда булган киберһөҗүм вакытында илдә меңләгән гаджет шартлады. «Mash» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, шул ук вакытта Мәскәүдә бер ир-атның, Арбат урамыннан барган чакта, кулында кәрәзле телефоны шартлаган.

«Безнең мәгълүмат буенча, 70нче модельле «Honor» смартфоны шартлаган. Ир-атның кулы җәрәхәтләнгән», – диелә хәбәрдә.

Зыян күрүче билгесез юнәлештә китеп югалган. Шаһитлар вакыйга урынына оператив хезмәтләр чакырткан.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре зыян күргән ир-атны эзләү белән шөгыльләнә. Телефонны экспертларга тапшырганнар – аның Ливанда шартлаган техника партиясе белән бәйле булу-булмавын тикшерәләр. Смартфонның аккумуляторы артык кызган да булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар