Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Литрлап кан чыкты». Таиландтан кайтып килүче ир-ат самолетта йөткерә-йөткерә үлгән

news_top_970_100
«Литрлап кан чыкты». Таиландтан кайтып килүче ир-ат самолетта йөткерә-йөткерә үлгән
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Таиландтан кайтып килә торган самолет бортында ир-ат вафат булган. Ул «литрлап кан йөткереп чыгарган», дип яза «Московский комсомолец».

Бангкоктан Мюнхенга оча торган рейста үлгән ир-ат Германия кешесе булган, дигән белешмә бар. Аңа 63 яшь. Ир-ат үлгәч, самолет кире борылырга мәҗбүр була. Шаһитларның берсе сүзләренчә, бу – «абсолют коточкыч» хәл, «бөтен кеше кычкырды».

Пассажирлар сүзләренчә, ир-ат «литрлап кан йөткергәч» үлә, ул хатыны белән самолет бортына күтәрелгәндә үк авыру кебек тоела. Ир-ат бик тирли, кыенлык белән генә сулыш ала, ләкин аның хатыны экипажны «бар да яхшы була» дип тынычландыра. Имеш, ул рейска өлгерү өчен, иртәнге йөгерүдән соң арыган.

Тагын бер пассажир сүзләренчә, самолет очып киткәч, ир-атның хәле бик тиз начарлана, ул башта канлы төкереген пакетка җыя, аннары кан авызыннан һәм борыныннан сиптереп ага башлый, диелә хәбәрдә. «Бу – абсолют коточкыч хәл, бөтен кеше кычкырды», – дип сөйли бу шаһит. Ул мәрхүмнең «литрлап кан югалтуын», «самолет стеналары кан тапларына буялып бетүен» әйтә.

Бортпроводниклар 30 минут чамасы бу ир-атны реанимацияләп карый, аннары үлүен игълан итәләр. 12 сәгатьлек очышның 1,5 сәгате узганнан соң, самолет Таиланд башкаласына әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.

Шаһитлар сүзләренчә, самолет төшкәч, «хаос башлана». Мәрхүмнең хатыны таможня аша ялгызы уза, «бөтен формальлеккә чыдый», ди алар.

Аннары пассажирларны башка рейсларга утыртып кайтарып җибәрәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100