Замана икътисады нефть һәм газ тирәсендә бөтерелә. Әмма электрониканың зур тизлектә үсүе аркасында, литий да мөһимлеген югалтмый. Литий – теләсә нинди аккумуляторның төп элементы ул. 30 ел эчендә аңа ихтыяҗ күп тапкырлар үскән, ә икътисадчылар бу металлны киләчәк технологияләренең иң әһәмиятле компоненты дип саный.
Ни өчен литий әһәмияте буенча нефтьне куып тотачак, һәм кайсы илләр аны табудан баеп кала алачак?
ХХ гасыр ахырына кадәр сәнәгатьтә литий бөтенләй кулланылмаган диярлек, шуңа күрә аны табу зур булмаган – нибары елына 5 тонна күләмендә чыгарылган. Әмма 1991 елда Sony компаниясе җитештергән литий-ионлы батарейка хәлне тамырдан диярлек үзгәртә.
Әлеге аккумулятор бик күп күрсәткечләр буенча уңышлы булып чыккан. Ул җиңел, җитештерү өчен арзан һәм зарядканы тиз җыя. Ә иң мөһиме, анда хәтер эффекты булмаган диярлек, ягъни вакыт узу белән электроэнергия запасы бетми.
Литий-ионлы (Li-ion) һәм литий-полимер (Li-pol) батарейкалар тиз арада җитештерүдә алдынгы урыннарга чыга, ә литийга ихтыяҗ күп тапкыр арта. Смартфон, планшет, ноутбук кебек катлаулы техника җитештерү дә моңа йогынты ясый.
Нәтиҗәдә, литий табу 1995 елда 10 мең тоннага кадәр, ә 2010 елда 28 мең тоннага җитә. Ә бүген инде 86 мең тонна литий җитештерелә. 30 ел эчендә ихтыяҗ унар тапкырга арткан! Әмма, вакыт күрсәткәнчә, бу да әле башы гына.
Электротранспорт үсеше
Гаджетлар үсешеннән тыш, дөньяда электромобильләр базары да нык адымнар белән үсә. Ни гаҗәп, әмма алар безнең өчен гадәти булган автомобильләргә караганда да иртәрәк, әле XIX гасыр уртасында ук барлыкка килгән. Әмма электротранспорт күп еллар дәвамында ике проблеманы хәл итә алмаган: зарядка җыйдыруның катлаулы булуы һәм батареядәге электроэнергия запасы аз булганга йөрү запасы түбән булу.
100 ел элек электр ярдәмендә бары тик җәмәгать транспорты – троллейбуслар, трамвайлар, электричка һәм метро гына йөргән. Ләкин яңа аккумуляторлар барлыкка килгәч, электромобильләр дизель ягулыгында йөри торган автомобильләр белән көндәшлеккә шанс ала.
Алар тирә-юньне азрак пычрата, ә иң мөһиме – кулланылышта экономиялерәк: тулы зарядка бәясе, бер бак бензин бәясенә караганда 40-60 процентка арзанрак. Технологияләренең өйрәнелмәгәнлеге һәм җитештерү чыгымнары югары булу сәбәпле, алар гади автомобильгә караганда 1,5 – 2 мәртәбә кыйммәтрәк. Ләкин, вакыт уза-уза, бу аерма кими.
Дөньяда 1,5 миллиард автомобиль бар дип исәпләнә, алар арасында электрга эшли торганнары – 1 проценттан азрак. Потенциаль базар гаять зур, елдан-ел күбрәк кеше электромобильләргә күчеп утыра: 10 ел элек дөньяда 500 машина да булмаган, ә 2021 елда инде аларның саны 2 миллионга ук җиткән. Белгечләр фаразына караганда, 5 елдан соң бу сан тагын 6 тапкырга артачак әле.
Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Европа илләре поршеньле двигатель ярдәмендә эшли торган автомобильләр җитештерүдән әкренләп баш тартуларын һәм электр аналогларын эшләүгә күчүләрен игълан итте. Моны 2030 елларга эшләү планлаштырыла.
Мондый шартлар һәм киләчәккә әйтелгән планнар литий чималын (нигездә, литий карбонатын) куллануны кисәк арттырды. Әгәр 2000 елларда дөньяда 68 мең тонна литий кирәк булган булса, инде 2019 елда бу сан 315 мең тоннадан артып китте – куллану 4,5 тапкыр арткан. Сүз уңаеннан, нефть тә күбрәк кирәк булган, әмма өчтән бер өлешкә генә.
Аккумуляторларга арткан ихтыяҗ бәяләргә дә тәэсир итә. 2004 елда литий карбонатының бер тоннасы 2 мең доллар торган, ә 2 ел элек 6,5 мең доллар, 2021 елда 17 мең доллар булган. Бәяләр артуның иң югары ноктасында 70 мең долларга да җиткән. Бер сүз белән әйткәндә, базар үсеше гаять зур.
Литий җитештерү буенча кем беренче булачак?
Хәзерге вакытта литий кушылмаларын дөньякүләм табуның 90 проценты Австралиягә, Кытайга, Чили һәм Аргентинага туры килә. Әмма бу тармакның гаять тиз үсүен һәм литийга ихтыяҗның тотрыклы рәвештә артуын исәпкә алганда, аны табу һәм керем ихтималы турында барысының да искә төшерүе гаҗәп түгел.
Дөньяда беренче урындагы икътисады булган Америка Кушма Штатлары Кытайның алдынгы булачагына борчыла, шуңа күрә еш кына үзләренең шәхси чыганакларын булдыру турында сүз алып бара. Штатлар литийның 9,1 млн тонна запасын контрольдә тота. Хәзерге вакытта АКШта литийны сәнәгый табуның бары тик бер генә объекты бар – бу Серебряный пик руднигы.
Тагын бер потенциал чыганак – Такер үткеле. Бу чыганак та һәм беренче рудник та Невадада урнашкан. Бу урында сәнәгый җитештерү кыска вакытка булса да АКШны литий җитештерү буенча лидерлар рәтенә чыгарырга сәләтле.
Әмма ресурсны табу тирә-юньгә зыян сала. Җирле фермерларга һәм терлек үрчетүчеләргә, шулай ук индеец коммуналарына күченеп китәргә туры киләчәк – ә моңа йөзәр миллион доллар компенсация кирәк була. Шулай булгач, сәнәгатьчеләрнең Такер үткелен үзләштерү буенча җирле халык белән килешә алуы әлегә билгесез.
Ә менә Россиядә перспективалар азрак. СССР вакытында эшләгән бердәнбер Завитинск чыганагы (Амур өлкәсе) 1990 елларда ябыла. Хәзер Мәскәүнең фән һәм технология университеты – МИСИСта металлны табу буенча яңа технология эшлиләр, уңышка ирешкән очракта, аны ябык рудникта кулланырга һәм кире торгызырга була.
Тулаем алганда, илдәге запаслар күп түгел, 1 миллион тонна дип исәпләнә. Чагыштыру өчен: Кытайда 5,1 млн тонна, литий табу буенча лидер булган Австралиядә 7,3 млн тонна, Аргентинада 19 млн тонна. Әмма, хәтта бу запаслар да берничә дистә елларга җитә.
Росатом Мурманск һәм Иркутск өлкәләрендә литий чыганаклары белән эшләү турында игълан итте. План буенча, 2030 елга Россиядә литий табу илнең ихтыяҗларын каплый алачак. Әмма чынлыкта ничек булачагын фаразлау авыр.
Әмма литий базары үсешеннән барыннан да күбрәк Латин Америкасы, аерым алганда Аргентина, Чили һәм Боливия отарга мөмкин. Бу территорияләрдә дөньякүләм запасларның яртысыннан артыгы урнашкан. Аргентина һәм Чили литий чыгару буенча лидерлар рәтендә инде.
Әгәр алар литий ташуны һәм халыкара инвесторларны җәлеп итә алсалар, алтында коеначаклар дияргә була. Сүз уңаеннан, Росатом да, җирле чыганакларның алга таба эшләү өчен потенциалы бар, дип саный.
Литий базары үсә, һәм ул отышлы капитал булып санала. Литий табуда алдынгылыкны һәм үз керемнәрен алырга теләп, якын арада аның өчен бөтен илләр көрәшә башлаячак.