Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Липецк өлкәсенә дроннар һөҗүме булган: 9 кеше яралы, авыллардан эвакуация булган

news_top_970_100

Липецк өлкәсенә төнлә дроннар һөҗүме булган. Барлыгы 19 дрон һөҗүме турында хәбәр ителә. Шәһәр янындагы шартлый торган әйберләр сакланган объектта көчле шартлаулар булган. Шартлау хәрби аэродром янында, дип хәбәр ителә. Шул сәбәпле, өлкәдә «кызыл» дәрәҗәдә куркынычлык дәрәҗәсе игълан ителде, юллар ябылды. Кешеләргә тукталышларда җыелышып тормаска киңәш ителгән.

Губернатор Игорь Артамонов төнлә халыкка мөрәҗәгать белән чыкты: тәрәзәләргә якын килмәскә, дроннарны фото-видеога төшермәскә.

Дүрт торак пункттан – Копцевы хутора, Федоровка, Яковлевка, Тыновкадан эвакуация булган. 400дән артык гаилә күчерелгән. Бу хакта РИА Новости яза.

9 кешенең яралануы турында хәбәр ителә. Алар Липецк хастахнәсенә китерелгән.

Хәзерге вакытта «кызыл дәрәҗә» «сары дәрәҗәгә» күчерелгән, юллар ачыла башлаган. Губернатор иртүк хастаханәгә – каза күрүчеләр янына килгән.

Дроннар һөҗүме вакытында электроэнергия чыгынаклары зыян күргән, һәм төбәкнең кайбер урыннарында ут беткән.

Бүген төнлә Белгород өлкәсенә 26 дрон һөҗүм иткән, Курскига – 7, Брянскига – 5, Воронежга – 4, Орелга – 1, Кырымга — 5. Шулай ук 8 дрон Севастопольгә һөҗүм ясаган, 7 су өсте дроны Кырымга таба барганда шартлатылган.

Курск өлкәсенең Рыльск шәһәре янында көчле янгын турында хәбәр ителә.

Белгород өлкәсе Шебекино шәһәре

Фото: © губернаторның телеграм-каналыннан

«RT на русском» телеграм-каналы Курск өлкәсе янындагы ВСУ гаскәрләренә каршы авиабомбалар кулланылуы турында хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100