
Линара Батталова һәм Марат Галимовлар гаиләсендә бүген икеләтә бәйрәм. Әлеге иҗади пар икесе дә мактаулы исемгә лаек булган. Линара Батталовага – «Татарстанның атказанган артисты», ә Марат Галимовка «Татарстанның халык артисты» исеме бирелгән. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр.
«Рәхмәт, Татарстаныбыз! Рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич!» – дип, рәхмәт сүзләрен җиткерергә дә өлгергәннәр.
Җырчылар бүген сәхифәләрен карап баручылардан да тәбрикләү сүзләре кабул итә. «Чын күңелдән котлыйбыз», «Бик әйбәт булган. Сез лаеклы бу исемгә!», «Яратканнарыбыз, горурланабыз сезнең белән», – дип язалар аларга.
Әлеге теләкләргә без дә кушылабыз!