Линар Закиров: Татар телле матбугатка «икенче сорт» дип карау булган һәм бүген дә бар
«Интертат» электрон газетасы «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итә. Кунагыбыз – 2011-2021 елларда татар журналисты булып эшләгән һәм бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән Линар Закиров.
«Журналистикага көнчелек алып килде»
– Линар, үзең белән таныштырып үтсәң иде. Журналист булу балачак хыялы идеме? Нигә нәкъ менә татар журналистикасын сайладың?
– Мин – Чаллы егете, Пушкин исемендәге 78нче лицейны тәмамладым. Татар теле, татар әдәбиятыннан олимпиадаларда катнаштым. 9нчы һәм 10нчы классларда Чаллыда 1нче урын алган булсам, Казанда исә 2 ел рәттән 4нче урынга калдым. Укытучым Әлфия Сәрвәровна: «4нче урын – иң үкенечлесе, ул йә 3нче, йә 5нче урын булсын», – дия торган иде. 11нче класста татар теленнән, ниһаять, 1нче урынга ирештем. Ә менә әдәбияттан бу батырлыкны кабатларга дуамаллыгым, телне «тезгендә тота алмавым» комачау иткәндер. Олимпиада эшен язганда, оештыручылардан берәү (ул чактагы Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты мөгаллимнәре) яныма килеп: «Мәктәпне тәмамлагач, бәлки, безгә укырга килерсез», – дип кодалады. Әмма аңа бик дорфа җавап биргәнемне хәтерлим. Татфакка кер, дип әллә кемнәр үгетләп карады, әмма мин үз хыялымда, фикеремдә нык тордым.
Журналистикага көнчелек алып килде, дияргә яратам. Безнең буын «Көмеш кыңгырау» газетасын укып үсте. Күз алдына китерәсеңме, безнең буын, дип сөйләшер чак җитте. Класста бөтен кеше «Көмеш кыңгырау»ны алдыра иде. Инша язганда, «иң матурларын газетага җибәрәчәкмен» дип үсендерә иде укытучы.
Берзаман классташым Фиданның әкияте басылып чыкты. Шулчак күңелгә «корт керде» – минем дә басыласым килә. Укудан кайткач, шакмаклы дәфтәр уртасыннан куш бит тартып чыгардым да тычкан малае турында әкият яздым. Конвертка салдым да җибәрдем. Газетаның яңа саннары килә тора, әмма әкиятем юк та юк. Күңелдәге теге «корт» тагын кыбырсый. Тоттым да, 4нче класс укучысы башым белән, газетаның мөхәррире Нәсимә апа Садыйковага шалтыраттым. Янәсе, нишләп хатымны бастырмыйсыз, дип. «Язмаңны таптык, озакламый чыгарырбыз», – диде ул һәм сүзендә торды.
Шуннан соң, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә автобуста барып, редакциягә кочак-кочак язма ташый башладым. Тәүге остазым дип, һичшиксез, Нәсимә апаны атыйм. Ул безне район-шәһәрләргә укучылар белән очрашуларга алып чыга, халыкка таныта башлады.
Мин «Чаллы ТВ» каналын карап, «Күңел» радиосын тыңлап, «Шәһри Чаллы» газетасы белән «Мәйдан» журналын укып үстем. Барлык алып баручылар, дикторларның исемнәрен әле дә хәтерлим. Эфирга көне-төне шалтыратып, уеннарда, әңгәмәләрдә катнаша идем. Туйдырып та бетергәнмендер үзләрен.
Берзаман, «безнең балалар тапшыруы алып барасы килә» дип, телевидениегә шалтыраттым. Без дигәнем – мин һәм классташым Зөләйха. Иң гаҗәбе – нинди тилеләр икән бу, дип, кире бормадылар. Киресенчә, чакырдылар, теләк-тәкъдимнәребезне игътибар белән тыңладылар. Яңа тапшыру ачмадылар, әмма «Хәерле иртә, Чаллы!» тапшыруында урын таптылар. Алып баручы Сәрия Батуллина белән бер-бер артлы әллә ничә сәхифә эшләдек. Башта йомшак уенчыкларны тавышландырып, табигать күренешләренең ничек килеп чыкканы турында сөйләдек. Соңыннан Зөләйха белән үзебез дә кадрда күренә башладык. Шәүлә театры күрсәттек, ягъни кул бармаклары белән ут яктысында хайваннар ясарга өйрәттек. Бераздан «Фокус-мокус» сәхифәсе чыга башлады. Фрак, цилиндр киеп, муенга «бабочка» тагып, шундый сихри образда фокус күрсәтү серләренә төшендердем. Ул вакытта интернет бүгенге кебек алга китмәгән иде әле, кирәкле мәгълүмат эзләп, китапханә сукмагын еш таптарга туры килде.
Кечкенә чакта нәрсә күрәсең, шуны язасың бит инде. Каникул саен әбиемә – Әлмәт районы Чупай авылына кайта идем. Мәктәптә укыганда да, югары уку йортына кергәч тә, аннан соң да авылның бөтен проблемалары, сәер хәлләре, уңган кешеләре турында яздым. Баштарак «Җәбирә әби» чишмәсенең ни өчен «Җәбир бабай» чишмәсенә әйләнүен тикшерсәм, соңыннан «Чупай мулласы хатыннарны мәчеткә ник кертми?» дигән четерекле сорауларга да җавап эзли башладым.
Мәктәптә укыган чакта ук акча эшли башладым – «Татарстан яшьләре» белән «Шәһри Чаллы»дан басылган язмаларыма гонорар җибәрделәр.
9нчы класста тормышыма «Алтын каләм» фестивале килеп керде. Яшь журналистлар елга бер җыела торган бәйрәм иде ул. Берничә көн атаклы «Борис Полевой» теплоходында йөреп, төрле шәһәрләрдә туктап, көнне – төнгә, төнне көнгә ялгап, бертуктаусыз иҗат иттек: газета, ТВ, радио тапшырулары чыгардык. «Алтын каләм»гә килеп, башка катнашучылар белән бер-беребезне читтән торып белә идек инде. Чөнки республика матбугатында үз сүзен ишеттерә алган яшьләр байтак иде ул чакта. Ярыша-ярыша иҗат иттек. «Сәләт»тә дә журналистика белән «авырган» яшьләр белән 2 атна буе газета чыгардык. Берничә ел рәттән «Алтын каләм»дә остаз-куратор буларак катнаштым.
Татар журналистикасын сайлавыма күп нәрсә сәбәпчедер. Милли мохитнең йогынтысы зур булган, күрәмсең. Мин бит Чаллының театр сәнгате мәктәбендә дә белем алдым. Җитәкчебез – җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның бертуган сеңлесе, бар гомерен театр сәнгатенә багышлаган Рабига апа Гыйззәтуллина иде. Безнең төркем бер гаилә кебек булды, Төркиядәге фольклор фестиваленә дә барып, бүләкләр алып кайттык. 6 ел дәвамында шактый спектакльләр чыгардык, аларны ТНВдан килеп төшерделәр, «Күчтәнәч», «Тамчы» тапшыруларында да катнашырга насыйп булды.
«Акча эшләү төп максат булмады»
– Берничә басма матбугатта – «Ялкын», «Мәгариф», «Татарстан» журналларында, «Шәһри Казан» газетасында, аннан соң «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләгәнсең, дип беләм. Әлеге матбугат чараларында эшләп, журналист буларак үсеш кичердеңме? Яисә ни өчен шушы матбугат чараларын сайладың?
– Монда телгә алынмаган, әмма мин каләм төрткән тагын берничә басма бар әле. Мәктәптә укыганда «Ялкын» журналы буй җитмәслек биеклек булып тоела иде. «Алтын каләм» фестивалендә басманың баш мөхәррире Эльмира апа Закирова, редакциянең башка хезмәткәрләре белән танышып, дуслашып киттек. Мине үсмерләр редколлегиясенә кабул иттеләр. Яшь журналистларны җыеп, Татарстанның төрле министрлары белән очрашуларга чакыра башладылар. Шундый тәүге очрашуым ул чактагы Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев белән булды.
Берничә елдан, төгәлрәк әйтсәм, университетның 1нче курсыннан ук шушы атаклы журналда эшләрмен дип, башыма да китермәдем. Тәүге хезмәт хакы алган көнемне дә хәтерлим әле. Банкомат экранындагы сумманы күргәч, шатлыктан күзем шакмак була язды.
2нче курста «Кәеф ничек?» газетасын җитәкләргә тәкъдим иттеләр. «Барс-медиа» нәшер итә торган сарырак басма иде ул. Җырчы Илназ Сафиуллин газетаны сатып алып, иҗатташ дустым Айназ Гайниева аркылы мине баш мөхәррир булырга чакырды.
Хәзер искә төшерәм дә гаҗәпкә калам. Редакциянең үз машинасы юк, журналистлары юк, гонорар фонды бик сай. Ә газетаны чыгарырга, тиражны саклап калырга кирәк. Бәхеткә, басманың читтән торып эшләүче авторлары күп иде, аларга рәхмәт. Иҗатташ дусларым Фәнзилә Мостафина белән Айгөл Закированы «иңемдәге ике фәрештә» дияр идем. Газетаны алар тартып барды. Шулкадәр кызык, эксклюзив, шәп материаллар эзләп таба, әллә нинди гаҗәп проектлар эшли идек. Бер генә мисал. «Кәеф ничек?» Татарстанның иң надан «йолдызын» ачыклый» шигаре белән, танылган шәхесләр – артистлар, алып баручылар, җырчыларга Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәреннән бер өзек яздырдык. Алар диктантны мөмкин кадәр хатасыз башкарып чыгарга һәм әсәрнең исемен, авторын белергә тиеш иде. Иң күп хата җибәрүче – Буа театры директоры Раил Садриев булып чыкты.
Иҗади сәфәрләр «попуткалар» белән истә калды. Әйткәнемчә, редакциянең үз машинасы юк, бүлмәдә утырып кына рәтле әйбер язып булмавы көн кебек ачык. Җәйге бер челләдә Айгөл белән Казан янындагы «сихерчеләр авылы»на барып, көне буе халык белән аралашып, өйгә әлеге дә баягы попутка белән төнлә генә кайтып төштек.
Газета чыгару ансат түгел, акча да, көч тә, вакыт та күп кирәк. Бер елдан Илназ газетаны япты.
Берара «Акчарлак» газетасы белән хезмәттәшлек иттем. Минзәлә, Актаныш кебек ерак районнарга җиткәнче, әллә ничә машинага утырып барырга туры килде. Рәхәт нәрсә түгел. Үзең шундый абруйлы, зур тиражлы басмада эшлисең, ә үзең авылга попутка белән килеп керәсең, имеш. Мине шундый хәлдә ничек җитди кабул иткәннәрдер, дип шаккатам. Озак тормадым «Акчарлак»та – берничә язма өчен «ташкаүлчим» гонорар алгач, китәргә булдым. Бүтән алай кимсенеп йөрисем килмәде.
Журналист буларак ныклап танылуым, чыныгуым «Шәһри Казан»да булгандыр. Басманың баш мөхәррире Гөлнара Сабирова төпле каләм иясе булып җитлегергә бар шартлар тудырды. Ул – журналистиканың барлык баскычларын үткән кеше, шуңа да каләм әһелләренең хезмәтен тиешенчә бәяли дә белә. Илфак Шиһапов, Марат Кәбиров кебек заманның көчле каләмчеләрен, публицистларын җәлеп итә алды. Алар редакциядә еш була, планеркаларга да килә иделәр. Карап торышка гап-гади кеше булып күренсә дә, Илфак абыйның шулкадәр тирән фикер йөртүенә таң кала идем.
Эш тә эш, димен. Уку да бар иде бит әле. Эшем никадәр генә тыгыз булмасын, парларны сирәк «тозладым». 4нче курста укыганда атнаның беренче яртысында – «Шәһри Казан»да, икенче яртысында «Манзара» тапшыруында, соңрак «Казан» телерадиокомпаниясендә эшлим, җомга кичендә Айсылу Хаҗиева белән 6 сәгать дәвамында төнге уникегә чаклы «Болгар» радиосында «Шөпшә-шоу» тапшыруын алып барабыз. Берничә ел шундый режимда эшләнде. Ничек барысына да өлгергәнмен, диген. Акча эшләү төп максат булмагандыр. Иҗат, эш дәрте шулкадәр ташып торган…
«Хәзер халыкның «журналист килде» дигәнгә исе китми»
– Журналист баштан үз исемен танытыр өчен эшли, аннан соң исем аның өчен эшли, диләр. Шәхсән син исемеңне таныту өчен эшләдеңме, әллә беренче урында милләткә файда китерү, хезмәт итү тордымы?
– Журналистикага, бигрәк тә басма матбугатка танылу өчен килмиләрдер. Каләмгә алынгансың икән, эш аты булуга әзер тор. Мин иске гадәт буенча «каләм» дип сөйләшәм, юкса, хәзер каләм, ручка тотып эшләүчеләр калмагандыр да. Бер генә иҗатчыны әйтә алам – Риман Гыйлемханов. Бүген дә парламент журналисты ул. Дәүләт Советының матбугат хезмәтенә килеп, башта ныгытып кофе эчә, соңыннан А4 кәгазенә фикерләрен теркәп бара иде.
Язу сәләтен алмаз (минерал) дип карасак, аның бриллиант булып чарлануы үз өстеңдә ни дәрәҗәдә эшләүгә бәйле. Яза белергә мөмкин ул, әмма журналист тиз, төгәл эшләргә, шул ук вакытта хата җибәрмәскә, стресска да бирелмәскә тиеш. Сәләт тумыштан бирелсә, калганына үзең өйрәнәсең.
Журналистка танылу нәрсә бирәме? Берни бирми. Әйтик, артистка үз исемен таныту концертка тамашачыны җәлеп итү өчен кирәк. Студент чакта гына кызык ул танылу. Язмаңны укыдык, телевизордан күрдек, дигәч, шундый рәхәт була. Өлкәнрәк яшьтәге хезмәттәшләрдән ишеткән бар, совет чорында район-авылга килгән журналистны кочак-кочак күчтәнәч, ризык белән озатып җибәргәннәр. Хәзер халыкның «журналист килде» дигәнгә исе китми. Элек алар бик аз булган, ә хәзер, кем әйтмешли, «син дә журналист, мин дә журналист»...
Мин беркайчан да милләткә хезмәт итәм дип яшәмәдем, ягъни үземә шундый зур миссия йөкләнгәнен аңлап җиткермәгәнмен. Беренче мәлдә язу – эчке бер ихтыяҗны канәгатьләндерү буларак кына кабул ителгәндер. Кеше ашыйсы килгәндә нишли? Ашый. Төчкерәсе килгәндә – төчкерә. Иҗат белән дә шулай. Язасы килгән кеше – яза.
Син татар язучысы, татар шагыйре, татар журналисты икән, милләт өчен янып-көеп яшәргә тиеш, дигән күзаллау яшәп килә җәмгыятьтә. Милләткә кычкырмый-шапырынмый гына дә хезмәт итәргә була. Тормышын татарлык белән бәйләгән кеше мескен дә, хәерче дә булырга, «үз-үзен корбан иткән кеше» буларак кабул ителергә тиеш түгел. Яшәү, тормыш алып бару өчен кеше үзенә һөнәр сайлый. Кемдер – төзүче, кемдер – сатучы, кемдер – укытучы... Журналистика да – акча китерүче шундый ук бер һөнәр ул.
Милләткә хезмәт итү – милли темага язу дигән сүз түгел. Нинди генә өлкә булмасын, милли яссылыкта сыйфатлы әйбер эшлисең, продукция җитештерәсең, Татарстанны, татар халкын эш-гамәлең белән танытасың икән, милләткә хезмәт итү шул була торгандыр.
Профессиядән ник киттең, дигәннән, журналистикага килгәндә, «егетләр-кызлар, бу өлкәдә акча юк, шуны чамалагыз» дип әйткән кеше булмады. Үземнең дә берәүдән дә «ә сез күпме хезмәт хакы аласыз» дип сорарга баш җитмәде. Татар әдәбияты олимпиадасына мәктәп укучылары белән очрашуга бер язучы ханым килгән иде. Халык язучысы ул. Очрашу барышында мин аңа сораулар бирдем, ул миңа бүләккә китабын тапшырды. Соңыннан аерым сөйләшеп утырганда, кая укырга керергә теләвем белән кызыксынды. Журналистикага, дигәч, ул башын чайкады да «әйдәле, син энергетикага кереп кара», диде. Ләкин үз туксаным – туксан булды минем...
«Хәзер тәнкыйтьтән курыкмыйлар – «эт өрә, бүре йөри»
– Матбугатта нинди проблемалар күтәрә идең? Журналистларга мөнәсәбәт турында сөйләшәсе килә.
– Мин репортаж жанрында эшләргә, детальләргә игътибар бирергә яраттым. «Кычкырып торган» башисемнәр кую белән дә мавыктым, бигрәк тә, «Кәеф ничек»не чыгарганда. Бүген бу алымны «кликбейт» дип атыйлар. Хат эзеннән, туган-тумача, күрше-күлән арасында килеп чыккан низаглар турында күп язылды. Андый темага эшләгәндә башым тубал була торгандыр иде. Мондый жанрдагы мәкаләләрнең нәтиҗәсе шул чама гынадыр. Журналист ачуланышкан ике якка сүз биреп, аларга «пар чыгарырга» гына мөмкинлек бирә торгандыр.
Журналист үз язмасы белән авыл җирлеге, район дәрәҗәсендәге вак-төяк мәсьәләләрне генә капылт кына чишәргә мөмкин. Күләмлерәк проблемаларга килсәк, аларны бер язма белән генә хәл итеп булмый. Әйтик, проблеманы башта бер журналист килеп тикшерә, аннан соң икенчесе килеп яктырта... Тамчы тама-тама ташны тишә, дигәндәй, бу мәсьәләне «югарыда» утыручылар да игътибарга алса, хәлнең уңай якка үзгәрүе мөмкин. Әйтик, минем шушы интервьюны укып, татар журналистикасының финанс хәле бер көндә генә уңай якка үзгәрер, димим. Әгәр бу турыда мөмкин кадәр күбрәк кеше чаң сукса, бәлки, хәл уңай борылыш алыр.
«Шәһри...»дә дә хат эзеннән шактый йөрелде. Гаяз Исхакыйның туган авылы – Яуширмәдән бакаларның нигә качып киткәнен ачыкларга, Мамадыш районында авыл мулласының тимер урлау очрагын тикшерергә туры килде. «Шәһри...» заманында Татар төбәкара ветеринария лабораториясе белән хезмәттәшлек итә иде. Бергәләп, кызык кына материаллар эшләдек. Республика буенча иң чиста суның кайдалыгын ачыклар өчен, редакция хезмәткәрләре үзләре кайтып йөри торган районнардан суны шешәгә тутырып алып килделәр дә шуларны лабораториягә илттек. Әле тагын 3 «хәләл» колбасаны тикшертеп, берсендә дуңгыз ДНКсы таптык.
Журналистның төп вазифасы – халыкка мәгълүмат бирү, вакыйга, проблемага игътибарны юнәлтү. Совет чорында матбугатның көче зур булган, диләр. Тәнкыйди материал басылып чыккач, партия органнары тикшерү оештырган, сансыз җитәкчеләр эштән алынган. Хәзер тәнкыйтьтән курыкмыйлар – «эт өрә, бүре йөри». Бүген заказга язучылар, акча «төртеп», кешене «фаш итү» очраклары ешайды. Ешайды гынамы, кайбер медиаларның эшчәнлеге гел шуңа корылган. «Телеграм» каналлар алгы сафта, аларның йогынтысы әйтеп бетергесез зур бүген, кайберләренең язылучылар саны миллионнар белән исәпләнә. Татар «Телеграм» каналлары ни хәлдәдер – анысын белмим.
«Күңел турында уйланганчы, тамак тук булырга тиеш»
– Линар, журналистика бүлеген тәмамлаучыларның күбесе үз урынын таба алмый. Нигә шулай? Син дә, бер карасаң, үз урыныңны, һөнәреңне тапкан идең кебек. «Йолдыз» булып балкыдың да, кинәт кенә башка өлкәгә күчтең. Нигә? Журналистикадан туйдыңмы, бу адымны ясарга нәрсә этәрде?
– Журналистикада гына түгел, башка өлкәдә дә шулай. Иҗатчылар халыкның күз уңында, шуңа да бу өлкәдәге үзгәрешләр – кемнең килүе, кемнең юкка чыгуы ачык күренә. Барлык төр һөнәрләрнең уңай һәм тискәре ягы бар. Үзем белгән өлкә турында гына фикер йөртә алам. Журналистның эше гаять катлаулы. Башкалар ял иткәндә дә эшкә чыгарга туры килә. Шушы шартларга риза булсаң, эшлисең, ошамаса – башканы сайлыйсың. «Йолдыз» булып «балкыган», әмма соңыннан юкка чыккан журналистлар бихисап. Юкса алар креатив, зирәк, талантлары да ташып тора. Барысын бергә җыеп, менә дигән милли мәгълүмат чарасы оештырып булыр иде дә бит! Потенциал бик зур, әмма аны саклап калу һәм үстерү өчен шартлар юк. Эшенә күрә – әҗере.
Соңгы эш урыным Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте булды. 4 елдан күбрәк эшләдем, юкса «син – ирек сөючән, анда озак тора алмассың» дип әйтүчеләр дә булды. Парламент бик чыныктырды мине. Журналистика белән дәүләт хезмәтен икесен бергә алып бару ансат түгел анысы. Шуңа да карамастан, матбугат хезмәтендә дә көчле иҗатчылар эшли. Шагыйрә Таңчулпан (Чулпан Әхмәтова), язучы Җәүдәт Юныс белән иҗат, әдәбият, матбугатның бүгенге хәле турында һәрчак фикер алыша идек. Чулпан апа минем өчен зур терәк булды, матбугатка җибәрәсе мәкаләләрне дә беренче булып аңа укыта идем. Бүген дә аралашабыз.
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга бик хәерхаһлы. Командировкага чыккан саен, исән-сау килеп җиттегезме, тамак тукмы, дип сораша. Татарстан районнарыннан кала, парламент делегациясе белән илнең башка регионнарына да барырга туры килде. Кабарда-Балкар республикасы, Ямал-Ненец автоном округы, Томск өлкәләренә әле кайчан барып чыгар идем. Фәрит Хәйруллович белән вертолетта да йөрдек. Эшебез гаять җаваплы, чөнки парламент башлыгы авызыннан чыккан һәр сүз синең аша үтә, синең аша халыкка барып җитә. Һич кенә дә хата җибәрергә ярамый. Бервакыт Томскидан самолетта кайтып барганда, Фәрит Хәйруллович «язмаңны күрсәт әле» диде. Бер хәреф хатасы тапты. Шулчак җир тишегенә кереп китәрдәй булдым.
Никтер нәкъ менә шул чорда журналистика белән кызыксынуым сүрелә төште. Әмма шул чакта җан дустым, шагыйрә Луиза Янсуар белән «Тәгәрмәч» дигән трэвел, ягъни сәяхәт форматында видеоблог башлап җибәрдек. Чыгарылыш саен берәр авылга барып, аның тарихы, уңган-булган кешеләре, йолалары, уеннары, ризыклары белән таныштырдык. Кибетләренә кереп, бәя тикшердек, җирле продукциядән авыз иттек. Кәҗәсен дә саудык, печәнен дә чаптык, бөтен чишмә суларын дегустацияләп чыктык... Әлдермеш, Керкәле кебек җырларга кергән популяр авылларның да бүгенге хәлен күрсәттек.
Теләсә кайсы теманы, вакыйганы кызык итеп күрсәтергә була. Үтемле формасын таба белергә генә кирәк. Әйтик, федераль каналларда Казанны туристик яктан мең дә бер тапкыр күрсәткәннәрдер инде, әмма башкалабызны һәрчак төрлечә, кабатламыйча күрсәтү юлларын әле дә табалар бит. Без дә саланың яшәү рәвешен җиңелчә, «Орел и решка» тапшыруына тартымрак рәвештә күрсәтергә тырыштык.
Форсаттан файдаланып, «Интертат»ка рәхмәтемне җиткерәм, беренчеләрдән булып безнең турында сез язып чыктыгыз. Баштарак мәлдә, «сез нинди акчага чыгасыз, сезне кем финанслый» дип сораучылар шактый булды. Беркемнән бер тиен сорамыйча, бөтен нәрсәне үз акчабызга эшләдек. Гаҗәпме? Гаҗәптер шул. Үзе «журналистика акчалы булырга тиеш» ди, үзе бушка эшләнүче проект турында сөйләнә, диярсең. Әйе, кирәкле техниканы, шул исәптән монтаж ясар өчен егәрле ноутбукны үзебез сатып алдык, юлга да үзебезнең хисапка чыгып китә иде. Татар авыллары белән чикләнмичә, Кырым, Истанбулга да барып төшердек. Бу эш безгә әйтеп бетергесез рәхәтлек китерде – үзебезгә үзебез хуҗа, үзебезгә үзебез ирек бирүче. Күңел өчен эшләнгән эш иде. Әмма күңел турында уйланганчы, тамак тук булырга тиеш. Мин уйлап чыгарган нәрсә түгел, Маслоуның ихтыяҗлар пирамидасында физиологик ихтыяҗлар беренче урында тора.
«Тәгәрмәч»нең кайбер чыгарылышларын «Ютуб» һ.б. социаль челтәрләрдә берничә мең кеше караган. Караулар саны бүген дә арта. Луиза Кариев театры директоры итеп билгеләнгәч, ул хәтта ял көннәрендә дә юлга чыгарга җай тапты. Былтыр мин Мәскәүгә күченеп киткәч, «Тәгәрмәч» туктады. Бәлки, киләчәктә тагын «тәгәрәп» китәр.
– Журналистикага башка кайтмаячаксыңмы?
– 4нче класста күңелгә корт керде, дигән идем бит. Тагын ияләште бит әле ул. «Мәскәүдә татар эзе» дигән «Ютуб-проект» башлап җибәрергәме әллә, дим. Башкалада татарлар белән бәйле урыннар, корылмалар бихисап, Мәскәү тормышында актив катнашучы татарларыбыз гаҗәп күп. Әмма бу зур эшне башкарып чыгар өчен команда, мөмкинлек кирәк.
«Татар журналистына мескенлек хас»
– Журналистикада сине иң күбе нәрсә борчый?
– Үпкәләштән булмасын, әйтми булдыра алмыйм, татар журналистына мескенлек хас. Матбугат очрашуларында арткы рәтләргә кереп утыралар, сорау бирергә куркалар. Фикер тирәнлеге дә җитеп бетми. Тема тарлылыгы. Һаман да шул мәдәният, сәнгать, авыл хуҗалыгы тирәсендә бөтерелү. Без «Шәһри Казан»да сәнәгать, төзелеш, автомобиль хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык темаларына менә дигән аналитик материаллар эшләп, үзебезнең белгечләр базасын булдырган идек. Татар матбугатында уңай якка үзгәреш бардыр, бәлки, объектив бәя бирә алмыйм, чөнки басма матбугатка социаль челтәрләр, сайт аша ара-тирә генә күз салам.
Әле тагын татар журналистына «татар теле белән мин кая барыйм» дигән курку хас. Соңгы елларда хатын-кыз иҗатчылар үзләрен менә дигән сатучы, эшмәкәр итеп танытты. Теләк булганда, башка һөнәрне үзләштерергә, күңел сайлаган эшне сайларга була ул. Ничә яшьтә булуыңа карамастан.
Үҗәтлек – журналистка аеруча кирәк сыйфат. Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән кер, тәрәзәдән кертмәсәләр, морҗадан төш, дип өйрәтәләр иде безне. Билгеле, законны бозмый гына. Студент чакта «Татарстан яшьләре» белән дә хезмәттәшлек иттем. Кайбер язмаларны чыгаралар, кайберләрен, «яраксыз» дип, кире боралар. Берзаман бер-бер артлы 9 язмам кире кайтты. Исмәгыйль Шәрәфиев бик таләпчән мөхәррир иде. Язманың газетага керү-кермәве аның кәефенә дә бәйле, дия иделәр. Кәефе турында берни әйтә алмыйм, үзе белән шәхсән аралашырга насыйп булмады. 9 язма кире кайткач, күңел төшкәндер төшүен, ләкин каләм тибрәтүдән туктамадым.
Берсендә «Татарстан яшьләре»ндә «Беренче канал»ның «Поле чудес» тапшыруында ике тапкыр катнашып кайткан Чаллы егете Рафаэль Кәбиров турында язып чыктым. 9 елдан, ягъни 2019 елда үзем дә, «Могҗизалар кыры»на эләгеп, финалга кадәр барып җиттем. Леонид Якубовичның «барабанны алай каты әйләндермә» дип кырт кискәне аеруча истә калды. «Сине телевизордан күрдек» дип, ел буе сөйләделәр.
Татар журналистының рус телен камил белүе һәм куллана алуы аны берничә башка күтәреп җибәрә. Мин дә баштарак татарча гына яздым. «Казан» телерадиокомпаниясенә эшкә килгәч, «Адымнар» тапшыруы мөхәррире Сәрия Хәбибуллина: «Столица» тапшыруына яңалыкларны русча да төшерерсең», – диде. Мин бит русча язмыйм, дигәнгә, «өйрәнерсең» диде.
KZNга шуның өчен генә дә рәхмәтлемен – ул мине билингваль, ягъни ике телле журналист буларак ачты, тәрбияләде. Соңыннан «Татарстан» журналына да русча-татарча яза башладым, ТНВ белән хезмәттәшлек иткән чорда «Татарстан хәбәрләре» белән беррәттән «Новости Татарстана» тапшыруына да сюжетлар төшердем. Дәүләт Советында исә рус теле бөтенләй дә төп эш коралыма әйләнде.
Журналистның каләм көченә, йогынтысына килсәк, ул адвокат та, хөкемдар да түгел. Әйткәнемчә, төп максаты – игътибар юнәлтү, туры юлны күрсәтеп җибәрү, фикер формалаштыру. Әмма фикернең дә кирәклесен формалаштыра бүгенге журналистлар. Альтернатив фикергә урын калмады. Шул ук вакытта мин рәсми мәгълүматка ышанам. Бүген һәркем мәгълүмат тарата ала. Дөрес булмаган, тикшерелмәгән, күрәләтә фейк тудырып ятучылар буа буарлык, аларның беренчел максаты – тынычлыкны какшату. Рәсми мәгълүмат булмаса, җәмгыятьтә хаос булыр иде. Ә хаосның юньлегә китермәве көн кебек ачык.
Федераль матбугатта эшләүчеләрнең сүзе әйбәтрәк үтә, аларга күбрәк колак салалар. Төбәк матбугатының мөмкинлеге чикле. Районныкын әйткән дә юк, әмма аларның беренчел вазифасы – мәгълүмат бирү. Татарстанны алсак, рус телле матбугат чараларында басылган язмаларга игътибар күбрәк. Татар телле матбугатка «икенче сорт» дип карау булган һәм, ни кызганыч, бүген дә бар.
«Журфак кармак бирә, ә балык тоту – синең эш»
– Хәзер ниләр белән шөгыльләнәсең? Матбугатны күзәтәсеңме? Хәзер матбугатта нәрсәне тәнкыйтьләр идең һәм нәрсәне мактар идең?
– Хәзер баш-аягым белән бизнеска кереп чумдым. Иптәш малай белән маркетплейста көнкүреш җиһазлары сатабыз. Товарны Мәскәүнең күмәртәләп сату үзәкләреннән дә алабыз, Кытайдан да кайтартабыз. Товарны үтемле итеп сатар өчен, аның характеристикалары турында матур, кешенең игътибарын җәлеп итәрлек язарга, дизайнын эшләргә, «кайтавазлар» аша халык белән аралаша белергә кирәк. Сүз белән эшләү тәҗрибәсе булгач, бу вазифа минем җилкәдә.
Аннан кала, шәһәр үзәгендә кофе автоматы урнаштырдык. Шул бер җиһаз Казанда ай буе журналист булып эшләп алган хезмәт хакының яртысыннан күбрәген китерә. Юкса, өч көнгә бер килеп, автоматка кәһва саласың, су тутырасың да вәссәлам.
Үземне алып баручы буларак та сыный башладым. Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашындагы бик зур чарада – Бөтенроссия стартап-студияләр форумында модератор буларак эшләдем. Минем өчен үзгә дә, шул ук вакытта якын да өлкә бу.
Татарстан матбугатын күзәтеп барам. Республика тормышы, иҗатташларның ни-нәрсә белән шөгыльләнгәнен күзәтү кызык ич. Мин алардан яңалык көтәм, нәрсә уйлап чыгардылар икән, дим. Кызганыч, кайбер мәгълүмат чараларында еллар буе үзгәреш юк. Ә менә сез, «Интертат», әледән-әле мавыктыргыч проектлар башлыйсыз. Матбугатка хәрәкәтчәнлек хас булырга, заман белән бергә атларга тиеш ул.
Үзем эшләгән «Адымнар», «Манзара» тапшыруларына (ТНВ) кайвакыт күз салам. Аларны еш кына сайттан спорт залында велосипед тренажерын әйләндергәндә карыйм. «Чаллы ТВ» яңалыклары белән дә танышып чыгам. Заманында гөрләп торган мәгълүмат чарасының бүген аяныч хәлгә төшүенә күңел әрни. Бер тапшыру да калмаган диярлек, журналистлары да яшен тизлеге белән алышына.
– Яшь журналистларга киңәшең?
– Воронеж шәһәрендә журфакта эшләүче бер танышым бар. Студентларны заманча эшләргә өйрәтә, укыта ул. Күптән түгел генә языштык. «Ярый ла без беркатлы булганбыз, ә бүген яшьләр журфакка нәрсә дип килә соң?» – дип сорадым үзеннән. «Бу һөнәргә беркатлылык белән килүче яшьләр бүген дә бар, ләкин күп түгел. Күбесе җитди журналистикага бармаячагын белә, ләкин университетта алган белем-күнекмәләрнең smm, пиар өчен кирәге чыгасын беләләр. Безгә «төштән соң гына» барып җиткән әйбер турында алар алдан уйлап, хәстәрен күрә», – диде ул.
Кайсы гына һөнәрне сайласаң да, шул өлкәдә эшләүчеләр белән аралашырга, профессияне бар яклап өйрәнергә кирәк – соңыннан үкенерлек булмасын. Төп киңәшем шул. Журфак тәмамлаган, соңыннан аспирантурада укып чыккан кеше буларак кистереп әйтә алам: журфак кармак бирә, ә балык тоту – синең эш. Безнең бит редакция һәм китапханә көннәре бар иде. Үзебез теләгән редакциягә барып, анда практика үтеп чарландык. Журфакта заманча фикерле мөгаллимнәр, практик журналистлар күбрәк булсын иде.
Үз кабыгыңа бикләнергә, «татарлык» белән генә дә чикләнергә ярамый. Дөньяга ачык булсаң, мөмкин кадәр күбрәк акыллы кеше белән аралашсаң, күзаллау шулкадәр киңәя. Бу – осталыкта да, дөньяны аңлауда, фикер тирәнлегендә, яңа идеяләр уйлап табуда да чагыла. Студент чакта Мәскәү, Белгород, Калининград шәһәрләрендә узган конференция, форумнарда катнашып, яңа дуслар таптым, кайбер иҗатташлар белән бүген дә аралашабыз, киңәш-табыш итәбез.
Мин остазларымнан уңдым. Васил Гарифуллин, Миңназыйм Сәфәров, Римзил Вәлиев, Мәгъсүм Гәрәев, Рәсимә Галиева, Резеда Зәйниләр... Остазлар арасында ирләр шактый булса да, ир-ат сүзе, егет сүзе татар матбугатында сирәк хәзер. Ирләр, кабат әйтәм, акчалы эш сайлый. Вазгыять үзгәрмәсә, аларны көндез чыра яндырып та таба алмассың. Дөрес аңлагыз – хатын-кызның ролен һич кенә дә түбәнсетәсем, алар начаррак яза, дип әйтәсем килми, әмма һәр җирдә баланс булырга тиеш.
- Закиров Линар Рөстәм улы – 1991 елның 30 декабрендә туган. Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицейны тәмамлый. 2010-2015 елларда Казан федераль университетының журналистика бүлегендә, 2015-2018 елларда аспирантурада белем ала. «Алтын каләм» республика балалар үсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең Гран-при иясе (2010), «Бәллүр каләм» республика конкурсының «Дебют» номинациясендә (2012), «Ел студенты» республика конкурсының «Ел журналисты» номинациясендә җиңүче (2014), «Ел студенты» илкүләм премиясенең «Ел журналисты» номинациясе лауреаты (2014).
- «Ялкын» журналында бүлек редакторы, җаваплы секретарь (2011-2014), «Шәһри Казан»да корреспондент (2014-2016), «Татарстан» журналында (2016-2017) бүлек редакторы, «Гаилә һәм мәктәп» журналында баш мөхәррир урынбасары вазыйфасында хезмәт куя. Төрле елларда «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы, «Казан» телерадиокомпаниясе, «Болгар», «Тәртип» радиолары белән хезмәттәшлек итә. 2017-2021 елларда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә эшли.