Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Линар Закиров: Милли мохитне кайгыртырга тиешле кеше хәерче булырга тиеш түгел

2011 – 2021 елларда татар журналисты булып эшләгән һәм бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән Линар Закиров хәзер Мәскәүдә яши. Татар журналистикасын ташлап, бизнес белән шөгыльләнә. Ул бу адымга барырга мәҗбүр булган. Чөнки милли өлкәдә акча әз, ди Линар.

news_top_970_100
Линар Закиров: Милли мохитне кайгыртырга тиешле кеше хәерче булырга тиеш түгел

Милли кадрлар өчен тудырылган шартлар, башка күп кенә өлкәдәге шартлар белән чагыштырганда, бик түбән дәрәҗәдә. Гадәттә, милли өлкәгә килгән вакытта милли идея белән янып, акча ягын бөтенләй уйламыйсың. Бу эшчәнлек күп кешедә мәктәптән үк башлана: төрле милли чараларда катнашасың, иҗтимагый эш белән шөгыльләнәсең, ул сиңа канәгатьлек хисе, хәтта ләззәт бирә. Студент чорда бу эшчәнлек дәвам итә, ул чакта да акча турында әллә ни уйламыйсың. Ләкин университетны бетереп, олы тормышка аяк баскач, акчаның бик кирәкле корал икәне аңлашыла. Шул вакытта сиңа ләззәт, канәгатьлек бирә торган эшнең тиешле дәрәҗәдә әҗере булмавын әкренләп чамалый башлыйсың. Башкаларга карыйсың, чагыштырасың. Башкалар, мәсәлән классташлар, акчалы өлкәгә китеп, чит илләрдә йөриләр, үзләренә ниндидер уңай мәгънәдә кәеф-сафа корырга шартлары бар. Ә син һаман шул фанатизм, патриотизм белән янып йөргән эшеңнән башка әйбер күрмисең.

Мәсәлән, татар журналистикасына, татар теле белән бәйле мәгариф системасына энтузиазм белән килгән яшьтәшләремнең тора-бара чәч ясаучы, йә башка төрле хезмәт күрсәтү өлкәсенә китүен күзәтергә туры килде. Чөнки анда акча эшләү мөмкинлеген күбрәк.

Кеше бит яхшы җирдән китми. Әйтик, имин, тату, уңай атмосфера хөкем сөргән гаиләдән балалар качып китми бит инде. Ниндидер проблема булган очракта гына качып китү ягын карыйлар. Әгәр милли даирәне шундый бер гаилә буларак күз алдына китерсәң, дөрестән дә күренә бит: бу өлкәдән качалар, яхшырак шартлар эзләп китүчеләр бик күп. Алар нык күбәйде, анысы көн кебек ачык.

Ә бит милли өлкәгә сәләтле кешеләр килә. Күзәтүләремнән чыгып әйтә алам: милли өлкәдә һәрьяклап талантлы булган кешеләр күп килә. Ләкин алар осталык һәм тәҗрибә белән башка өлкәдә күбрәк акча эшли алачакларын күрәләр, шуңа да, мөмкинлекләрен чамалап, башка өлкәгә китәләр һәм анда уңыш казаналар. Ә югыйсә ул кешеләрнең милли мохитне үстерергә сәләте дә, егәрлеге дә бар. Алар бөтен республикага, татар халкына файда китерә алырдай креатив яшьләр.

Әгәр бизмәннең бер ягына патриотизм, фанатизм һәм хәерчелекне салсаң, ә икенче ягына иминлек, акчаны салсаң, кайсы якның саллырак буласы аңлашыла.

Милли мохитне кайгыртырга тиешле кеше хәерче булырга тиеш түгел бит инде. Андый кешеләр акчалы булырга, имин тормыш шартларында яшәргә хаклы дип уйлыйм.

Линар Закиров «Ялкын», «Мәгариф», «Татарстан» журналларында, «Шәһри Казан» газетасында, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләде. Журналистлар арасында уздырыла торган мәртәбәле «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты. Татарстанда соңгы эш урыны – Татарстан Республикасы Дәүләт советы матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100