Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Линар Шәймөхәммәтов биюче Азамат Заһиров турында: «Әйтәсе сүзләр бик күп калды...»

news_top_970_100
Линар Шәймөхәммәтов биюче Азамат Заһиров турында: «Әйтәсе сүзләр бик күп калды...»
Фото: Линар Шәймөхәммәтов сәхифәсеннән

Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләүче җырчы Линар Шәймөхәммәтов сәхнәдәш дусты, фаҗигале вафат булган Азамат Заһировны искә ала.

«Дуслар, сүзнең нәрсә турында булачагын барыбыз да беләбез. Иң кызганычы, без егетләр белән эштә булу сәбәпле, Азаматны озатырга кайта алмыйбыз. Азаматны күреп, әйтәсе сүзләр бик күп иде. Кызганыч, ниндидер бушлык. Авыр… Әти-әнисенә, туганнарына, абый-апаларына сабырлык, түземлек телисе килә. Ышанырлык хәл түгел.

Без Азамат белән Ришатның төркеменә бер елны килдек. 4 ел дәвамында бергә эшләдек. Төрле чаклар булды. Авыр чаклар, җиңел чаклар, кызык, кызганыч чаклар. Һәрвакыт сабыр, эшчән, тырыш егет иде. Тиргәшкән чаклар булды. Әмма мин аның шушы 4 ел дәверендә кемгә дә булса тавыш күтәреп дәшкәнен бер дә ишетмәдем.

Әйтәсе сүзләр бик күп иде. Азаматның үзен күреп, барып… Менә шулай, дуслар, 3 көнлек дөнья, диләр. Урыны җәннәттә булсын», – дип сөйләде Линар үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләгән биюче, Башкортстанның Борай районы егете Азамат Заһировның фаҗигале вафат булуы хакында язган идек. Ришат Төхвәтуллин үзенең сәхифәсендә хәбәр итүенчә, Азамат Заһиров туган авылына, әти-әнисе янына ялга кайткач, көтмәгәндә-уйламаганда бәлагә юлыга. Ул кырдан әче кукы җыеп кайта. Ләкин алдагы көнне генә хуҗалыкның кырларны пестицидлар белән эшкәртүен белми. Көчле агулану нәтиҗәсендә Азамат үзен начар хис итә башлый. Аны «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә озаталар. Табибларның тырышлыгына карамастан, 2 атна реанимациядә комада ятканнан соң, Азамат мәңгелеккә күзләрен йома…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100