news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лимонлы кабартмалар рецепты

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан лимонлы кабартмалар рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Лимонлы кабартмалар рецепты

Камыр өчен: 1 стакан сөткә 2 йомырка, ярты кап “Хозяюшка” маргарины, 1 аш кашыгы лимон согы, 30 гр чи  яисә бер олы кашык коры чүпрә. 

Камыр басабыз, апара кирәкми, салкынга куярга.

Крем өчен: ике лимонның согына 2-3 йомырка сарысы, 200 гр шикәр комы салырга, утка куеп куертырга.

Камырны алып жәяргә, йомшартылган ак май сыларга, дарчин (корица) да сибәргә мөмкин, кем нәрсә ярата инде, ванилин, шикәр комы да ярый. 

Рулет кебек төрәбез кисәкләргә бүләргә, табага тезәргә. Алар кабарып пешә, өстен крем белән сыларга, кремны кабартмаларга кайнар килеш сөртергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар