Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лимонлы джем рецепты

news_top_970_100
Лимонлы джем рецепты
Фото: Freepik.com

Чәй табынына лимоннан тәмле һәм витаминлы кайнатма әзерләп кую вакытны күп алмый.

Джем ясау өчен кирәк: 500 грамм (якынча 4 данә) лимон, 500 грамм шикәр комы, 1 чеметем куркума, 1 чәй кашыгы (тутырмыйча) агар-агар.

Лимоннарны сода белән яхшылап юарга. Кабыгы бераз йомшарсын өчен, сулы кәстрүлгә салып 1 минут кайнатып алырга. Аннары суытырга һәм кисәкләргә турарга, эчендәге төшләреннән арындырырга.

Лимон кисәкләрен блендер белән вакларга яки иттарткыч аша чыгарырга. Бу массаны, кәстрүлгә салып, газ плитәсенә куярга. Шикәр комы, агар-агар һәм куркума өстәп бутарга һәм 5 минут кайнатырга.

Куркума тәмләткече джемга тагын да матуррак сары төс бирәчәк. Ә агар-агар куертып җибәрәчәк.

Агар-агар – су үсемлегеннән ясалган табигый куерткыч порошок. Ризык әзерләгәндә, мәсәлән, мармелад, зефир (һ.б.) ясаганда, аны желатин урынына кулланалар.

Лимонлы джем пешергәндә агар-агар салмаган очракта, масса бераз куерсын өчен, 5 минут түгел, ә 10 минут кайнатырга киңәш ителә.

Әзер джемны кайнар килеш банкага тутырып куярга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100