Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лимонлы бисквит рецепты

news_top_970_100
Лимонлы бисквит рецепты
Гөлүзә Василова

Бу бисквитны 1 порциягә ясаган вакытта өстенә шикәр оны (сахарная пудра) сибеп, чәй табынына да чыгарырга була. Әгәр 2 порциягә ясасагыз, бисквит биегрәк булып пешә һәм аны икегә кисеп, уртасына, өстенә үзегез яраткан кремны яга аласыз.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Камыр өчен: 5 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы, 0,5 бал кашыгы лимон кислотасы (яки вак угычтан уылган 5-6 аш кашыгы кишер), бер чеметем тоз, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы майонез, 1,5-2 стакан он, ванилин.

Тиз ясала торган кремнар: кибет каймагына чама белән шикәр комы яки кибет каймагына кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка) салып болгатырга.

Йомыркаларның агын сарысыннан аерырга. Йомырка агына бер чеметем тоз, аз-азлап 1 стакан шикәр комы салып, миксер белән күпертергә. Йомырка сарысына ярты стакан шикәр комы, лимон кислотасы салып, шулай ук миксер белән болгатырга.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Аннары бу ике массаны бергә кушарга, майонез салырга һәм кашык белән бертигез масса булганчы болгатырга. Шунда ук 1,5 -2 стакан чамасы он, көпшәкләндергеч салырга һәм болгатырга. 

Камырга лимон кислотасы урынына кишер яки мәк кушарга була.

Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Аннары табага пергамент кәгазе җәяргә һәм камырны салырга, 200 градуска кадәр кызган духовкада пешерергә.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Әзер бисквитны суытырга һәм бизәргә.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100