Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лимонлы, әфлисунлы, эремчекле пирог рецепты

news_top_970_100
Лимонлы, әфлисунлы, эремчекле пирог рецепты
Фото: Рәмзия Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева бик тәмле һәм матур пирог рецепты белән бүлешә.

Камыр өчен 500 грамм он, 300 грамм атланмай, 2 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч кирәк. Камыр әзер булгач, пакетка салып, 1-2 сәгатькә суыткычка куярга.

Эчлек өчен 1 лимон, 1 әфлисун, 1 мандарин кирәк. Шуларны 1 сәгать кап-кайнар суда тотарга, аннары, төшләрен алып, блендерда вакларга. Тәменчә шикәр комы, 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы салып, куерганчы утта тотарга, соңыннан суытырга.

Шулай ук эчлеккә 300 грамм 5 процентлы эремчек, 1 кап сырок, 2 йомырка, тәменчә шикәр комы, ванилин кирәк. Аларны блендерда вакларга һәм 180 градуска кадәр кызган духовкада 35 минут пешерергә.

«Бик тәмле була. Сез дә пешереп карагыз», – дип яза блогер социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100