news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лимон һәм әфлисун белән катлы пирог

Чәй янына бик йомшак пирог рецептын тәкъдим итәм.

news_top
Лимон һәм әфлисун белән катлы пирог
Бер аш кашыгы чүпрәне (Люкс) җылы суда шикәр комы (ярты чәй калагы), он (ике аш кашыгы) салып, яхшылап болгатып, әчетергә куйдым. 

Чүпрә әчегән арада ярты каптан күбрәк йомшаграк "Пышка"(200гр) маргаринын угычтан удым, шуңа 1 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, он салып удым. Бик йомшак валчык хасил була. 

Онны бик күп салмагыз, соңыннан өстәргә була. Шуңа ике йомырка, әзер әчене салып камырны бастым. Камыр кулдан аерылып тора, бик каты да, бик йомшакта түгел. Өстен каплап кабартырга куйдым, бер сәгать ярым чамасы кабарды. 

Камыр кабарганда эчлек әзерләдем. Лимонны, әфлисүнне иттарткыч аша аерым чыгардым. Лимонга шикәр комы салып читкә алып куйдым. Әфлисүнне шикәр комы салып суы беткәнче кайнатып алдым. 

Камыр кабаргач, өч өлешкә бүлдем, пирогымны ясап, өстенә валчык сибеп кызган мичкә куеп пешереп алдым. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар