
Лимон бөтнеге кушылган препаратларны нервлар какшаганда, баш өянәгеннән, йокысызлыктан, хәлсезлектән, бума чиренең кайбер төрләреннән, салкын тиюдән, тәнгә тимгелләр чыкканда, йөрәк авыртканда, эч һәм бавыр чәнчешкәндә, метеоризмнан, азканлылыктан һәм матдәләр алмашынуны яхшырту өчен файдаланалар. Бу хакта «Кызыл таң» яза.
Теш уртлары ялкынсынганда лимон бөтнеге белән авызны чайкаталар, чуан чыкканда – тәнгә сөртәләр. Спиртта эшләнгән төнәтмәсен ревматизм сызлауларыннан һәм нейромиозитлардан, үләненнән ясалган препаратларын тән күгәрүдән, артритлардан авыртуны баса торган чара буларак кулланалар.
Аның төнәтмәсен 20 грамм коры үләнне 1 стакан кайнар суга салып ясыйлар. Суынганнан соң аны сөзәләр һәм көнгә 5-6 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.
Лимон бөтнеген чәчәк атканда әзерләп куегыз.