Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитованың әнисенә операция ясаганнар

news_top_970_100
Лилия Хәмитованың әнисенә операция ясаганнар
Лилия Хәмитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Лилия Хәмитова социаль челтәрләрдә табибларга зур рәхмәт белдерә. Аның әнисенә катарактадан уңышлы операция ясаганнар. Болай да авыру әнисенең операциясе яхшы узуга җырчы бик сөенгән. 

«Талантлы табиб Сергей Усмановка зур рәхмәтләребез», – дигән ул, әнисе белән табибның фотосын куеп. 

Берничә кеше операцияне кайсы клиникада ясатулары, уртача бәяләр белән кызыксынган. Лилия Хәмитова операцияне бушка ясатуларын әйткән.

Язылучылары арасында табибның Актаныш егете булуын танып алучы табылган. «Әтисе дә гомер буе яхшы хирург булды», – дип комментарий калдырган ул. 

 

Фото: © Лилия Хәмитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Фото: © Лилия Хәмитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100