news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитова Винариска: «Тагын бер уйлап кара әле... Әле көтә алам әле»

news_top

Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитова ЗАГСка гариза бирүләрен кызыклы итеп төшергәннәр.

Винарис Лилиядән: «Хәмитова, син әзерме?» – дип сорый. 

 – Мин әзер, син тагын бер уйлап кара әле, – дип көлә Лилия Хәмитова. – Әле иртә түгел. Ярты ел көтә алам әле. 

 – Мин точно әзер. Син 50 ел көткәнне тагын бер 50 ел көтәрсең дисеңме? Мин алай булдыра алмыйм. 

 – Әйдә киттек! – ди алар ЗАГСка кереп киткәндә.

Винарис ЗАГСның ишеген шакып керә. Алар документларын тутыра. Аннары Винарис «Без рәсми рәвештә ир белән хатын булдык!» – ди. «Теркәү үзе августта була», – дип төгәллек кертә ул.

«Ул көн җитте! – дип куана. – Кирегә юл юк, булмаска да тиеш. Без алга таба киттек!»

Аларны видеога төшерүче дуслары «Әче, әче!» дип кычкыра. «Әче аннары!» – ди Лилия Хәмитова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар