Лилия Хәмитова Винарис белән беренче очрашуын искә ала: «Чәчәкләр алып, тезләнеп»
Лилия Хәмитова «Татар Радиосы» оештырган сорашуда тормыш иптәше, җырчы Винарис Ильегет белән беренче тапкыр очрашкан мизгелләрне искә төшергән.
2000 ел, «Татар җыры»нда чыгыш ясадык та, Винарис мине Пермьгә чакырып шалтыратты. Белмичә чыгып китәргә дә куркыта бит инде. Чыгып китәрсең дә кайта алмыйча ятарсың (көлә). Мин әйтәм, килүемә, перронда чәчәкләр алып, тезләнеп каршы аласың. Шуны эшләде ул!
Шуннан бирле аның белән дус булып йөрдек-йөрдек тә…
… дуслык мәхәббәткә әверелдеме?
Мәхәббәт дип… Ул да ялгыз, мин дә ялгыз. Минем – авыру әнине караган авыр вакытым. Безнең союз боларны җиңеләйтеп тә җибәрде, – дигән җырчы.