Җырчы Винарис Ильегет Лилия Хәмитова белән гаилә, көнкүреш тормышларын еш күрсәтә башлады. Чираттагы видеода Лилия Хәмитова аш бүлмәсендә бәрәңге кыздыра, Винарисы янәшәсендә бөтерелеп йөри. Винарис булган җирдә уен-көлке, шаярту да булмыйча калмый.
«Эх дусларым, дусларым ла, дусларым, дус-ишләрем. Мин бүген бәхетле. Дөньядагы иң бәхетле ир-ат мин бүген. Хатыным мине иң яраткан ризыгым – кыздырган бәрәңге һәм ит белән сыйлый. Бәрәңге белән ит ашыйбыз һәм салат булачак. Салатны үзем ясыйм. Эх, бәхетле мин», – дип, май кояшыдай балкый җырчы.
«Күп кирәкмени бәхет өчен, ашказаның тулса», – дип көлеп җибәрә Лилия Хәмитова.
Винарис хатынын яратып кына «хамка» дип йөртүе турында сөйләгән иде. Инде ул социаль челтәрләргә дә хатыны турында «моя хамка» дип яза башлады. Иң кызыгы, Лилия бу сүзгә тамчы да үпкәләми.
Лилия белән Винарис һәрвакыт бергә. Алар әле күптән түгел генә ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре сату буенча уртак бизнесларын да башлап җибәргәннәр иде. Әлеге кибет тә аларга вакытларын ешрак бергә уздырырга мөмкинлек бирә.