Концертларда очрашканда, җырчы Алсу Абульханова үзенең сәхнәдәш дусларыннан кыска интервьюлар ала. Аның сәхифәсенең чираттагы кунагы – Лилия Хәмитова. Алсу Абульханова Лилия Хәмитовага хәтта оялта торган сораулар да биргән.
Лилия, сиңа костюмнарны кем алып бирә?
Винарис, әлбәттә.
Еш үбешәсезме?
(Рәхәтләнеп көлә.) Аңлыйм, яратасың.
Сезнен йокы бүлмәсендә зур караватмы?
Ул аны алдан уйлап заказ биргәндер. Хатын кечкенә булмый, дип.
Көнләшәсеңме? Кызлар ярата Винарисны.
Ой, мин шуның хәтле сөенәм. Яратучылары да күп, әмма мине алды бит, – ди ул.
«Да, мин гел аның янында», – дип, ул арада хатыны янына Винарис үзе дә килеп җитә.
Татар эстрадасы артистлары Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова узган елның җәендә өйләнештеләр. Күптән түгел генә уртак бизнес та ачып җибәрделәр. Аларның зур размердагы киемнәр кибетендә Лилия Хәмитованы сатучы ролендә дә күрергә була.