Лилия Хәмитова кайчандыр татар эстрадасында танылган җырчы иде, ә аның «Буран дулый» җырын кем генә көйләп йөрмәгән икән?
Ул легендар «Буран дулый» җырына яңа сулыш биргән. Хәзер ул аны яшь җырчы Руслан Трапезников белән башкара. Лилия белән Руслан бу җырга клип та төшергән.
«Буран дулый» җыры яңача яңгырады. Руслан Трапезниковка рәхмәт», – дип язган Лилия Хәмитова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Әмма халык кына яңача «Буран дулый»ны кабул итә алмаган. Клипны караучы берничә кеше генә уңай бәя биргән. «Нинди матур җырны бозган бу малай», – дип комментарий калдыручылар да бар.