Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитова: «Безнең ширбәт ае Себердә үтте»

news_top_970_100
Лилия Хәмитова: «Безнең ширбәт ае Себердә үтте»

Лилия Хәмитова Винарис ничек кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганы, ни сәбәпле «әйе» дип җавап биргәне турында сөйләде.

«Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруында Лилия Хәмитова Винарис ничек кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганы, ни сәбәпле «әйе» дип җавап биргәне турында ачыктан-ачык сөйләде.

«Без Винарис белән бик күптән таныш, якынча 24 ел бардыр, аңа да карамастан, Винарисның тәкъдиме минем өчен шок булды, язлыкта түбәдән башыма кар төшкәндәй булды. Озак уйлап тормадым, «әйе» дип җавап биреп кызык иттем үзен. 2 ай бергә яшәсәк тә, гаилә тормышының тәмен тоярга әле өлгермәдек, эш күп, туйдан соң Себер якларына концерт куярга киттек, безнең ширбәт ае шунда узды (көлә). Туй уздырасым килмәде башта, ләкин уздырырга булдык, барсы өчен Винарис үзе түләде. Шушы яшькә җитеп, беренче тапкыр минем алдан ир-ат барганын сизә башладым».

Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова катнашында «Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруын «Татар-информ»ның YouTube каналында карый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100