Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитова белән Винарис өчен борчылалар: «Шуның кадәр ышанып бетмә кешегә»

news_top_970_100
Лилия Хәмитова белән Винарис өчен борчылалар: «Шуның кадәр ышанып бетмә кешегә»

Иҗади гаилә Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет шушы көннәрдә сәяхәттән кайтканнар. Алар белән бергә ял итәргә җырчы Римма Никитина да барган.

Кайтырга очканда самолетта төшкән фотосурәтен Лилия ханым «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсенә урнаштырып: «Казан, каршы ал», – дип язган. Әлеге фотода күзгә ташланган нәрсә: нибары ярты ел элек кенә кавышкан яшь пар Лилия һәм Винарис уртасында утырып төшкән Римма Никитина! Бу күренеш бик күпләрдә сорау уяткан, канәгатьсезлек тудырган. Лилиянең виртуаль дуслары аңа саграк булырга, кешеләргә ышанмаска, бәхетен кулыннан ычкындырмаска киңәш иткәннәр.

«Тәки уртагызга кергән бу Римма Никитина! Лилия, күзеңне ачыбрак йөр инде, шуның кадәр ышанып бетмә кешегә. Әле туктаусыз өегезгә киләдер, сезнең беркатлы, ачыклыктан файдаланып», «Нишләп ул сезнең уртада соң? Ир белән хатын арасына керергә ярамый бит», «Арагызга беркемне дә утыртмагыз», «Ирсез каласыгыз килмәсә – ияләштермәгез. Ышаныч юк хәзерге хатыннарга!», «Лилия, бар да дөрес әйтәләр бит. Ник ул Римма Винарис янда ышкыла соң? Ул бит инде бәби түгел, ярамаганын белә», – дигәннәр.

Икенче бер төркем бу күренештән бернинди дә гаеп тапмаган. «Кеше котыртып утырмагыз. Лилия Винариска кияүгә чыкканчы ук, Римма алар белән 20 ел дус, гастрольләргә бергә йөриләр», «Ник кирәк инде ул Винарис Никитинага?», «Никитина ябыграк бит. Шуңа уртага утыртканнардыр», «Фотога шаярып төшкәннәр инде. Гайбәт ишетәселәрен белеп. Никитина шул көнгә калмагандыр инде. Курчак кебек, әллә кемнәр йөридер әле артыннан», – диючеләр булган.

Фото: Лилия Хәмитованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100