news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет ЗАГСка гариза биргән

news_top
Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет ЗАГСка гариза биргән

Бүген Лилия Хәмитова һәм Винарис Илъегет ЗАГСка барып язылышырга гариза биргән. Бу хакта алар видео да төшергән.

Алар башта «ЗАГСка киттек» дип язылган видео чыгарды. «Кирәк бит инде шушы эсседә!» – ди Хәмитова. «Күпме көтәргә була инде дөньяның бу рәхәтен дип, гариза бирергә барабыз», – ди Винарис һәм «Хәмитова, син әзерме?» – дип сорый. «Әзер», – ди Лилия Хәмитова.

Икенче видеода Винарис Ильегет ЗАГСтан соң сөйли. «Без ниһаять, рәсми кияү һәм килен. Ничек без озак моны көттек, ә бу 5-10 минут икән. Ә безнең рәсми туй 12 августта», – дип Винарис.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар