Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитова Азат белән Гөлсирингә үз репертуарындагы җырны бирергә теләмәгән

news_top_970_100
Лилия Хәмитова Азат белән Гөлсирингә үз репертуарындагы җырны бирергә теләмәгән
Фото: Лилия Хәмитованың шәхси архивыннан

«Чаллы ТВ» телеканалындагы «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруында Лилия Хәмитова үзенең «Мәхәббәт шушыдыр» дигән җырын Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинага бирергә мәҗбүр булуы турында сөйләде.

«Сез каршы булмадыгызмы?» – дип сорады тапшыруны алып баручы Лилия Гатина.

«Алар миннән «Лилия апай, шул җырны җырлыйк инде» дип сорадылар. Мин башта каршы килдем килүен. Әле ул җыр минем репертуарымда бит. Көнләштем, бирәсем килмәде. Аннары Винера Әхәтовна Ганиева шалтыратты. Хәзер бөтен серне әйтәм инде.

«Лилия, зинһар өчен бир инде, балалар җырласын», – дип сорады.

Укучылары бит инде. «Винера Әхәтовна, сезгә каршы килә алмыйм инде. Ярый, җырлап карасыннар», – дидем. Анда да тәнкыйть булды, мин үз фикеремне әйттем. Мин алар башкаруында җырны башкарачак яңгырар дип көткән идем. Алар нигәдер шул салынган нигездән ерак китмәгән. Дуэт буларак, ул җыр начар яңгырый дип әйтә алмыйм. Молодецлар, курыкмыйча алынып җырлагач, начар түгел, дип уйлыйм. Әмма минем «оригинальдән яхшырак җырлый алмыйсың икән, иң яхшысы – алынма» дигән сүзем, принцибым бар», – дип сөйләде җырчы артистлар арасында үзара җыр алмашу темасына кагылып.

Ә сез ничек уйлыйсыз? «Мәхәббәт шушыдыр» җырын кем яхшырак башкара?

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 8 май 2024
    Исемсез
    Элбэттэ Лилия супер башкара
  • 7 май 2024
    Исемсез
    Минемчэ жырласыннар.эгэрдэ Лилия башкаруында эйбэтрэк янгыраса, ана плюс кына бит ул, кайгырып торасы юк)
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100