Лилия Хәйруллина тамашачыларына «Озын төн» җырын тәкъдим итте.
«Нур Амстердам сүзләре, Салават Шәехов көе. Барлык музыкаль мәйданчыкларда», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге битендә.
Җырчының иҗатташ һәм виртуаль дуслары премьера белән котлаган.
Яңа җырны тулысынча Лилия Хәйруллинаның «Вконтакте»дагы битендә тыңларга була.