news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллинаның «Болгар радиосы» премиясендә бирелгән статуэткасын ватканнар

news_top
Лилия Хәйруллинаның «Болгар радиосы» премиясендә бирелгән статуэткасын ватканнар
социаль челтәрләр

Лилия Хәйруллина «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясенә бәйле күңелсез вакыйга турында сөйләгән. Берничә ел элек (датасы ачыкланмый) җырчыга бүләкләү тантанасында бирелгән статуэтканы ватканнар. Лилия сүзләренчә, кылган эшен беркем дә танымаган. Бу хакта «Татарлар» телеграм-каналы яза.

Кайсы ел икәнен төгәл хәтерләмим. Мин җырладым, статуэткамны алдым. Чыгышымнан соң, аны хатын-кызлар гримеркасында калдырдым. Күпмедер вакыттан соң кире әйләнеп керсәм, нәрсә күрәм: минем статуэткамны кемдер ваткан. Аның нигезе – таштан, ә өске өлеше металлдан эшләнгән. Менә шул таштан ясалган өлешен ватканнар, кыйпылчыгы да шунда ята.

Мин гримеркага кергәндә, анда берничә артист кына калган иде инде. Иң кызыгы: беркем бернәрсә күрмәгән, беркем берни белми. Әгәр дә мин шундый ситуациягә эләксәм, ялгыш кеше әйберенә зыян китерсәм, гаебемне танып, гафу сорар идем. Минем өчен кешедәге иң төп сыйфатларның берсе – аның тәрбияле, намуслы булуы. Бу очракта минем статуэткам ватылганга түгел, кешеләрнең үз гаепләрен танымаганлыгына күңелем төште, – дип сөйләгән җырчы.

Лилия Хәйруллина видеоларда ватылган статуэткасының видеосын да күрсәтә.

Сүз уңаеннан, Лилия Хәйруллина быел да «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясенә лаек булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар