Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллинаны гашыйк егете ябыктырып кына калдырган – алар бергә булмаганнар

Җырчы Лилия Хәйруллина 12 ел элек, хәзерге авырлыгы белән чагыштырганда, 6-7 килограммга авыррак булган.

news_top_970_100
Лилия Хәйруллинаны гашыйк егете ябыктырып кына калдырган – алар бергә булмаганнар

Лилия Хәйруллинаның социаль челтәрләрен карап барсаң, җырчының спорт белән шөгыльләнүен күрергә була. 12 еллар элек Лилия үзен искә төшергәндә болай ди: «Тум-түгәрәк бит очларымнан тоталар иде. Шундый ошамый иде алай итүләре. Бер мәлне гашыйк булдым! Нәкъ менә гашыйк булуым минем өчен ябыгуга зур мотивация булды».

Әмма бу егет белән Лилия бергә булмый, алар хәтта күрешми дә. «Ул язмышыма мине ябыктырыр өчен килгәндер», – дип искә ала җырчы.

Ул вакыттагы ябыгу ысуллары, Лилия сүзләренчә, бик дөрес булмаган. «Спорт залына да йөрдем, бассейнны да калдырмый иде. Менә кешечә ашамавым хата булды. Дөрес туклану ашамау дигәнне аңлатмый ул», – ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100