Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина үзенең һәм улының сәер бер гадәтен әйткән

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина үзенең һәм улының сәер бер гадәтен әйткән
"Татар-информ" архивы

Гадәттә, кеше баллы ризыкларны ярата бит инде. Бигрәк тә хатын-кызлар һәм бала-чагалар. Ә менә җырчы Лилия Хәйруллина баллыны яратса да, берара бөтенләй ашый алмаган. Ни гаҗәп, хәзер улының да баллыга исе китми икән.

«Сүзем баллы ризыклар турында... Рати (улым Ратмир) баллы ботка һәм пюрелар яратмый. Аларны ашатуы бик авыр. Ә менә итле һәм яшелчәдән ясалган пюрелар өчен үлеп китә инде. Бигрәк тә брокколи өчен. Баштарак бу хәл минем өчен сәер булып тоелган иде. Аннары уйладым да исемә төште: мин йөкле вакытымда үзем дә баллы ризык ашый алмадым, ләбаса! Хәтта җиләк-җимеш тә! Ашасам, күңелем болгана, эчем әллә нишли башлый, уңайсыз була иде. Күзләр ашарга тели, баш мие дә ул ризыкларның бик тәмле икәнен аңлый, ләкин ашказаны кабул итми иде. Менә шундый килешмәүчәнлек.

Берәр тәмлүшкә ашар алдыннан һәрвакыт минем башымда анализ ясала торган булды: «О, бу бик тәмле! Ләкин ашасам, авыр булачак. Ашамавым хәерлерәк. Эх...»

Күптән түгел бер кыз миңа үзләре турында язган иде. Ул авырлы вакытында ит ризыкларын бөтенләй ашый алмаган икән, авызына да якын китермәгән. Аннары аның баласы да әллә ничә яшенә кадәр итне бөтенләй ашамаган. Ну нүжәли болар бер-берсе белән бәйле инде, ә?» – дип язган Лилия шәхси аккаунтында ананас тотып төшкән бик «сочный» фотосы астына.

«Күрәсең, шулай, бәйле. Мин, мәсәлән, бала көткәндә балык ашый алмадым. Ашау түгел, исеннән дә укшый идем (гәрчә болай балык яратсам да). Шуның нәтиҗәсе дип беләм, олы улым да балык ризыкларын күрә алмый», «Ә мин йөкле чагымда кәстрүл-кәстрүл карабодай ашый идем. Улым да җиде яшьләренә кадәр бик яратып ашады аны, хәзер дә икешәр тәлинкә сорап ала әле», – дип хатын-кызның гаҗәеп серле чорындагы сәер күренешләре белән уртаклашканнар Лилиянең виртуаль дуслары да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100