Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина туенда булган күңелсез хәл турында язган: «Бу көн томан кебек үтте»

Җырчы туеннан бер мизгел турында социаль челтәрендә язган.

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина туенда булган күңелсез хәл турында язган: «Бу көн томан кебек үтте»
Фотолар Лилия Хәйруллинаның социаль челтәреннән алынды

Лилия Хәйруллина үзенең туй көнендә булган хәлне искә төшергән. Дус кызы Лилиядән: «Безне башка кызлар янына күчерегез», – дип сораган. Бу дус кызы, күрәсең, таныш булганнар белән бергә утырырга теләгән. 

«Хәзер булдыра алмыйм, дип яздым… бераз көтсен яки оештыручыларга әйтсен – һичшиксез, хәл итәрбез! Ул язды да язды, ләкин мин ул вакытта бернәрсә дә эшли алмадым… чөнки туй инде башланды, һәм алып баручы кунаклар янына чакырды.

Ләкин! Күрәсең, аның өчен шушы мәсьәләне хәзер үк чишү шулкадәр кирәк иде ки, ул торды да чыгып китте… алар егете белән китеп бардылар.

Ул вакытта нәрсә булганын бөтенләй аңламадым: бу – минем өчен мөһим көн, оештыручылар булуга карамастан, артист буларак, мин сәхнә артында бөтен процессны да контрольдә тотарга тырыштым (моны үземдә җиңеп чыгу кыен), барысы өчен дә борчылмыйча кала алмадым.

Мин аны калырга өндәдем, бу хәлне телефон аша аңлаттым, хәтта гафу үтендем, ләкин ул, китәргә кирәк, дип тапты. ️ 

Мин һәрвакыт үземне бүтән кеше урынына куярга һәм аны аңларга тырышам. Мин алай эшләмәс идем…

Болар барысы да – кешенең үз намусында. Еладым дип әйтә алмыйм, ул вакытта үпкәләдем. Үз-үземне кулга алдым. Бу көн томан кебек үтте. Мин бик аз хәтерлим, хәтта видеоны да карамадым.

Тормыш барысын да үз урынына куя. Барысы да яхшы. Бу фактны кабул иттем, алга атладым. Бу – тормышым дәресләренең берсе. Ә миндә алар җитәрлек», – дип язган Лилия.

Комментарийларда Лилия, шулай ук, бу дус кызының акча белән бәйле сорауда алдаганын да язып үткән. Җырчы дус кызының хәзер кайда булуын белмәвен әйткән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100